+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 Май 2024, 08:50

Италия эшкуарлары Русия төбәкләре белән хезмәттәшлекне арттыра

Русия базары, Көнбатыш санкцияләренә карамастан, Европа бизнесының өстенлекле мәнфәгатьләре зонасында кала. Бу хакта "Урал арягы-2024" форумы матбугат хезмәтенә биргән интервьюсында Русиядәге Италия эшкуарлары ассоциациясе (GIM Unimpresa) президенты Витторио Торрембини сөйләде.

Италия эшкуарлары Русия төбәкләре белән хезмәттәшлекне арттыраИталия эшкуарлары Русия төбәкләре белән хезмәттәшлекне арттыра
Италия эшкуарлары Русия төбәкләре белән хезмәттәшлекне арттыра
Италия эшкуарлары делегациясе гадәттәгечә "Урал арягы-2024" Бөтенрусия инвестиция сабантуенда катнашырга җыена, ул 24-26 майда алтынчы тапкыр Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә узачак.

- Безнең Европа һәм Италия фирмалары гадәттә үзләрен Башкортстанда һәм Русиядә яхшы хис итә. Соңгы вакытта безнең сораулар урыс коллегалар яки җитәкчелеге белән түгел, ә Европа җитәкчеләре белән бәйле. Бездә иң зур киртәләр бар, сездә түгел. Санкция режимы 2 ел элек кертелде, һәм ул безнең эшкә бик нык комачаулый. Кайбер вакытларда хәл ителмәслек каршылыклар да бар. Бу, шул исәптән, Русия компанияләре белән эшләүне тыю. Аңлыйсызмы, без нинди дәрәҗәдәге мәсьәләләрне инвестсабантуенда хәл итәргә тиеш булачакбыз, - дип билгеләде Ассоциация президенты.

Бүгенге көндә күп кенә Италия компанияләре Башкортстанда эшләүләрен дәвам итә. Алар уенның яңа кагыйдәләренә уңышлы җайлашкан һәм республиканың чит ил инвесторлары өчен ачык булуын күрә. Республика Башлыгы Рәдий Хәбиров Башкортстанның теләсә кайсы ил инвесторлары өчен ачык булуын кат-кат ассызыклады. Илләрнең бу төркеменә, барыннан да элек, Русия мәнфәгатьләреннән һәм контрагентларның үзара ихтирамы нигезендә яңа шартларда эшләүгә әзерлегеннән чыгып, диверсификацияләнгән якын килү кулланабыз. Шул ук вакытта хәтта Русиягә каршы санкцияләр гамәлдә булганда да Башкортстан базары чит ил инвесторлары өчен җәлеп итүчән булып кала бирә.

- Башкортстан - ресурсларга бай, алга киткән сәнәгатькә һәм зур перспективаларга ия территорияләрнең берсе. "Урал арягы-2024" форумы Русия партнерлары белән бизнес-сөйләшүләр алып бару өчен мөһим мәйданчык булып тора. Италия бизнесы Русия һәм Башкортстан белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү яклы. Без барысын да форумда катнашырга һәм уртак халыкара проектларга кушылырга чакырабыз, - дип билгеләде Витторио Торрембини.

Санкция чикләүләре шартларында Италия һәм Русия бизнесменнарының үзара хезмәттәшлеге Сибайдагы "Урал арягы-2024" VI Бөтенрусия инвестиция сабантуеның төп темаларының берсе булачак. Тематик сессия кысаларында санкцияләр шартларында нәтиҗәле халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышу булачак. Чараны Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы, Италия-Русия сәүдә палатасы, "Sant Agostino" Италия төбәк ассоциациясе һәм Русиядә Италия эшкуарлары ассоциациясе - "GIM-Unimprese" оештыра. Сессиянең модераторы булып Башкортстанда Евразия халыклары ассамблеясе вәкиллегенең Иҗтимагый советы рәисе урынбасары Руслан Кинзикеев чыгыш ясаячак.

Язма белән тулырак түбәндәге сылтанма буенча танышырга мөмкин: https://forum-zauralye.com/ru/n24-18

Форум: forum-zauralye.com

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас