+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 Май 2024, 04:24

Инвестиция сабантуенда нинди килешүләргә кул куелачак?

24-26 майда Башкортстанның Сибай шәһәрендә «Урал аръягы-2024» алтынчы Бөтенрусия инвестиция сабантуе уза. Эшлекле мәйданчыкта агросәнәгать комплексы (АПК) өлкәсендә 7 килешү имзалау планлаштырыла, инвестицияләрнең гомум күләме 2 млрд сумнан артык.

Инвестиция сабантуенда нинди килешүләргә кул куелачак?Инвестиция сабантуенда нинди килешүләргә кул куелачак?
Инвестиция сабантуенда нинди килешүләргә кул куелачак?
– Кытай компанияләре белән республика территориясенә продукция китерү планында гына түгел, ә авыл хуҗалыгы культураларын бергәләп үстерү һәм ирригация җиһазлары китерү өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәчәкбез, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Шулай ук Әлмөхәммәт элеваторының куәтен арттыру һәм Әбҗәлил районында бал эшкәртү комбинатыннан, 1000 умарталыктан һәм авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын үстерү хуҗалыгыннан торган «Алтын ачкыч» комплексын төзү буенча инвестиция ниятләре турында килешүгә кул кую планлаштырыла.

Моннан тыш, форум кысаларында республикада производстволарны модернизацияләү һәм яңарту буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру ниятләре һәм Башкортстанда токымлы һәм продуктив атчылыкны үстерүне фәнни яктан тәэмин итү турында өч яклы килешүләр төзи алалар.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас