Тантаналы чара форумның эшлекле программасын дәвам итте.
Радий Хәбиров форумны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде, шулай ук Урал аръягы үсешенә керткән өлешләре өчен дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Миннән, республика Хөкүмәтеннән Сибайның искиткеч халкына хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Бу безнең өчен бик матур һәм мөһим шәһәр. Без аңа уңышлы үсәргә булышабыз һәм булышачакбыз. Монда искиткеч тырыш кешеләр яши, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без бөтен республика белән катлаулы сынауларны лаеклы үтәбез, һәм мин ышанам, барлык авырлыкларны кичереп, Башкортстан, Русия тормышын уңайлы һәм имин итәчәкбез.
Чара зур концерт белән тәмамланды.