+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2024, 14:00

Төркия белән хезмәттәшлек үсештә

25 майда Сибайда «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестиция Сабантуе мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төркия эшлекле берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.

Төркия белән хезмәттәшлек үсештәТөркия белән хезмәттәшлек үсештә
Төркия белән хезмәттәшлек үсештә
Төбәк җитәкчесе бизнес-делегациядә катнашучыларны сәламләде һәм Төркия белән Башкортстанны күптәнге дуслык мөнәсәбәтләре бәйләвен билгеләп үтте.

- Безнең өчен Төркия, асылда, тышкы сәүдә товар әйләнеше күләме буенча икенче дәүләт булып тора. Без бу хәлгә бик шат. Бу тенденция алга таба да үсәр дип өметләнәбез, - диде Радий Хәбиров. - Без сәнәгать кооперациясе юлыннан барырга тырышабыз. Төркия Республикасының кайбер предприятиеләре бездә эшли инде – кемдер әлегә үз эшчәнлегенең башында, ә кемнеңдер инде җитди эшләнмәләре бар. Төркиянең «Лимак» холдингы белән без күптән түгел Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү буенча зур проектны тәмамладык. Хәзер Төркия төзүчеләре катнаша алырлык тагын бер инфраструктура проектын эшлибез.

Башкортстан Башлыгы үзара мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү өчен кирәкле бар нәрсә дә барлыгын ассызыклады.

- Барыннан да элек, бу ике дәүләт – Русия Федерациясе һәм Төркия Республикасы башлыкларының ихтирамлы мөнәсәбәте. Икенчедән, Төркиядә безнең Русия Сәүдә вәкиллеге каршындагы вәкиллегебез нәтиҗәле эшли. Уфа белән Истанбул, Төркиянең башка шәһәрләре арасында туры рейслар бар, - диде Радий Хәбиров. - "Урал аръягы" инвестиция Сабантуе кысаларында без яңа карарларга һәм инициативаларга чыга алырбыз дип өметләнәм.

Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр иткәнчә, эшлекле хезмәттәшлекне алга таба интенсивлаштыру өчен көзен Уфада Төркия Республикасының Почетлы консуллыгы ачылачак.

Русия-Төркия эшкуарлары Ассоциациясенең җитәкче советы президенты Эрдем Аджай «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестсабантуен оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм аны төбәкнең икътисади потенциалын презентацияләү өчен, шул исәптән потенциаль чит ил инвесторлары өчен дә, искиткеч мәйданчык дип атады.

Төркия бизнесы вәкилләре очрашуда авыл хуҗалыгы, торбалар җитештерү, кунакханә, кафе һәм рестораннар өчен җиһазлар җитештерү өлкәсендә уртак эш белән кызыксынулары турында сөйләде. Яклар Сабантуй инвестицияләре мәйданчыгында Башкортстанда проектларны гамәлгә ашыру өчен потенциаль партнерлар таба алачакларына өмет белдерделәр.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас