+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2024, 10:32

Витторио Торрембини: "Башкортстан - ресурсларга бай"

Бүген, "Урал аръягы-2024" VI Бөтенрусия инвестиция сабантуеның икенче көнендә, Италия вәкилләре белән эшлекле утырыш узды.

Витторио Торрембини: "Башкортстан - ресурсларга бай"Витторио Торрембини: "Башкортстан - ресурсларга бай"
Витторио Торрембини: "Башкортстан - ресурсларга бай"

"Гадел дөнья икътисадының йомшак көче буларак Италия һәм Русия эшкуарларының дустанә хезмәттәшлеге" дип аталган чарада ике ил арасында санкцияләр басымына карамастан булдырылган хезмәттәшлек турында ассызыкланды.

Чикләүләр шартларында дуслык мөнәсәбәтләре Сибайда узучы инвестиция Сабантуеның төп темаларының берсенә әверелде. Тематик сессиядә санкцияләр шартларында нәтиҗәле халыкара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Русиядәге Италия эшкуарлары ассоциациясе (GIM Unimpresa) президенты Витторио Торрембини сүзләренчә, Русия базары Европа бизнесының өстенлекле мәнфәгатьләре зонасында кала.

- Италия эшкуарлары делегациясе гадәттәгечә чарада катнаша. Бүгенге көндә күп кенә Италия компанияләре Башкортстанда эшләүләрен дәвам итә. Алар уенның яңа кагыйдәләренә уңышлы җайлашкан һәм республиканың чит ил инвесторлары өчен ачык булуын күрә, - дип ассызыклады Витторио Торрембини. - Башкортстан - ресурсларга бай, алга киткән сәнәгатькә һәм зур перспективаларга ия территорияләрнең берсе. "Урал арьягы-2024" форумы Русия партнерлары белән бизнес-сөйләшүләр алып бару өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Утырышта Италиянең туристик потенциалы да презентацияләнде. Спикерлар сүзләренчә, Башкортстанның туризм һәм лингвистика өлкәсендә укучы студентлары, санкцияләргә карамастан, Италиядә практика уза. Бигрәк тә бу юнәлештә аның Бергамо провинциясе шактый популярлыкка ия һәм зур хезмәттәшлек күрсәтә. Практика нәтиҗәләре буларак студентлар халыкара сертификат ала.

Фото: Евгений Немков

Витторио Торрембини: "Башкортстан - ресурсларга бай"
Витторио Торрембини: "Башкортстан - ресурсларга бай"
Витторио Торрембини: "Башкортстан - ресурсларга бай"
Витторио Торрембини: "Башкортстан - ресурсларга бай"
Витторио Торрембини: "Башкортстан - ресурсларга бай"
Автор:Денис Таваев
Читайте нас