+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2024, 14:15

Яңа башлангычларга - ак юл!

25 майда Сибайда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республиканың инвестиция комитетының күчмә утырышын уздырды, ул «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестиция Сабантуе кысаларында узды. Анда, аерым алганда, сәнәгатьнең һәм авыл хуҗалыгының төрле тармакларында яңа инициативалар каралды.

Яңа башлангычларга - ак юл!Яңа башлангычларга - ак юл!
Яңа башлангычларга - ак юл!
Белорет территориясендә заманча корылма производствосын булдыру проектын Урал пружина заводы директорлар советы рәисе Денис Локманов тәкъдим итте.

Предприятие тимер юл, төзелеш, тау чыгару һәм башка техникалар өчен пружиналар һәм башка комплектлаучылар ясауга махсуслашкан. Аена 1 мең тонна куәте белән яңа корылма җитештерү бөтен Русия буенча заказчыларга пружина заводы продукциясен өзлексез җиткерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Төзелешне 2025 елда башларга, ә тулы куәтенә 2027 елда чыгарга планлаштыралар. Инвестицияләр күләме 380 млн сум. Шул ук вакытта 25 яңа эш урыны булдырырга планлаштыралар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проект салым ташламалары белән өстенлекле статуска ия булды. Инвесторга инвестицион салым ташламасы һәм җитештерү төзелешенә чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү биреләчәк. Моннан тыш, Белорет районы хакимияте яңа технологик комплекс өчен җир участогын рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк.

***

Учалыда керамик грануллар җитештерү буенча «СтройМинерал» заводын төзү инициативасы турында «ТехноНИКОЛЬ» корпорациясе вәкиле Алексей Алматов сөйләде.

Проектны Башкортстанның Үсеш Корпорациясе ярдәме белән әзерләгәннәр.

Комплексны төзүгә 3,3 млрд сум акча кертергә планлаштыралар, 60 яңа эш урыны оештырылачак. Яңа производствоны 2028 елга башлап җибәрергә ниятлиләр.

Проектка ярдәм итү чарасы буларак өстенлекле статус бирелә. Инвесторга инженер һәм транспорт инфраструктурасын төзү чыгымнарының бер өлешен компенсациялиләр. Учалы районы администрациясе шулай ук җитештерү комплексы төзү өчен җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Утырышта башка инвестпроектлар да каралды. Аның ахырында республика Башлыгы инвесторларга актив эшләре һәм төбәк территориясендә яңа проектлар эшләтеп җибәрү теләге өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров эшкуарларга икътисад үсешенә керткән өлешләре өчен Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас