+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2024, 07:15

Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды

Бүген - "Урал аръягы-2024" VI Бөтенрусия инвестиция сабантуеның икенче көне. Чара кысаларында Русия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында хезмәттәшлек эшче төркеменең беренче утырышы узды. Чарада мөһим документларга кул куелды.

Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаландыҮзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды
Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды

Утырышта Үзбәкстанның инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дилшод Турсункулович Әхмәдов рәислегендә Үзбәкстан делегациясе вәкилләре һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә ике республиканың кыскача презентациясе узды.

- 19 көндә без Үзбәкстан Республикасының 7 делегациясе белән эшлекле утырышлар уздырдык. Алар нәтиҗәсендә утызлап яңа проект старт алды. Шул яңа проектларның барысы да тормышка ашырылып, ике республиканың да иминлеге өчен этәргеч булыр дип ышанам, - дип белдерде Андрей Назаров.

Үз чиратында Үзбәкстан вәкилләре дә Башкортстан белән эшләүнең, яңа проектлар алып баруның мөһимлеген ассызыклап үтте.

- Әлеге чара ике республиканың киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеген ныгытырга яңа импульс бирер дип ышанам. Без технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәнагәть һәм башка күп тармакта хезмәттәшлеккә әзер. Бүгенге чарада инвестиция, кооперация, халыкара бердәмлек һәм дуслык кебек инструментлар ике якның да көчле яклары игътибарга алып безгә бүгенге эштә булышыр дип ышанам, - диде Дилшод Әхмәдов.

Алга таба яклар сәнагәть кооперациясе, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәсендә мөһим килешүләргә кул куйды.

Исегезгә төшерәбез, форум 24-26 майда Сибай шәһәрендә узачак. Чараны оештыручылар - Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте. Оештыручылар инде хәзер үк билгеләп үткәнчә, чит ил, федераль һәм төбәк басмалары журналистлары чарада катнашу өчен актив рәвештә теркәлә.

Ә узган елгы форум илледән артык киңкүләм мәгълүмат чарасында кызыксыну уятты. Махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда федераль телеканалларның һәм илнең иң эре мәгълүмат агентлыкларының ачык студияләре эшләде.

Фото: Евгений Немков

Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды
Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды
Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды
Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды
Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды
Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды
Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды
Үзбәкстан белән Башкортстан арасында мөһим килешүләр имзаланды
Автор:Денис Таваев
Читайте нас