+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 Май 2024, 10:05

Башкортстан делегациясе Ташкентта технопаркта булды

27 майда Үзбәкстанга сәфәр кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ташкенттагы технопаркта булды. Бу Үзәк Азия территориясендәге иң эре сәнәгать мәйданчыкларының берсе.

Башкортстан делегациясе Ташкентта технопаркта булдыБашкортстан делегациясе Ташкентта технопаркта булды
Башкортстан делегациясе Ташкентта технопаркта булды


"Технопрак" җәмгыяте 2019 елда элекке авиация предприятиесе территориясендә оештырылган. Кыска гына вакыт эчендә биредә дөньядагы әйдәүче җитештерүчеләр белән берлектә 16 югары технологияле җитештерү җәелдерелгән. 450 мең кв. метрдан артык мәйданда төрле тармактагы биш меңнән артык белгеч сәнәгать кондиционерлары һәм суыту системалары, лифтлар һәм эскалаторлар, су насослары, газ исәпләү приборлары, су казаннары, көнкүреш һәм сәүдә суыткычлары, кер юу машиналары, мебель өчен фурнитура һәм башка продукция җитештерә.

Радий Хәбиров технопарк эшен оештыру һәм аның территориясендә эшләүче производстволарның үзенчәлекләре белән танышты. Сәнәгать мәйданчыгының эш тәҗрибәсен Ташкент өлкәсендә яңа башкорт-үзбәк технопаркын эшләтеп җибәрү өчен файдаланырга планлаштыралар. Моннан тыш, перспективада шундый мәйданчыкны безнең республикада да оештырырга ниятлиләр.

- Технопарклар - икътисадны үстерүнең нәтиҗәле инструментларының берсе, - диде Радий Хәбиров. - Башкортстан территориясендә яңа резидентлар килә торган технопарклар челтәрен актив үстерәбез. Шуңа күрә мондый эш форматын алга таба да киңәйтү зарурлыгын күрәбез, шул исәптән халыкара чарада да.

Башкортстан делегациясенең Үзбәкстанга сәфәре нәтиҗәләре буенча чит ил базарларында да сатылачак потенциаль инвестпроектлар пулын формалаштыра башлаячаклар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас