Компанияләр төркеме тарафыннан Башкортстанда инвестиция проектлары гамәлгә ашырылган һәм ашырыла бара. Шуларның берсе - Учалы шәһәрендә түбә материаллары җитештергәндә кулланыла торган грануллар җитештерү өчен төзелеш ташы карьерын эшләү. Проектка инвестицияләр күләме - 250 миллион сум, эш урыннары саны - 30.
- Бүгенге көндә компания республикада елына 100 мең тоннага кадәр керамик грануллар җитештерү буенча заманча комплекс төзергә ниятли. Инвестицион проектны гамәлгә ашыруга инвестицияләр күләме 2,5 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк, 60 яңа эш урыны булдырылачак. Проектны 2028 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла, – дип сөйләде республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.
Фото: pravitelstvorb.ru