Башкортстанда 2026 елга кадәр өч дәүләт предприятиесен сатарга ниятлиләр. Шушы елга кадәр хосусыйлаштыру планына кертелгән калган 9 предприятиене сату әлеге вакытта күздә тотылмый. Бу хакта Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында хәбәр иттеләр.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килештереп, бүгенге көндә фараз планына кертелгән өч хуҗалык җәмгыятен сату планлаштырыла. Болар: “Зауралье” (100 процент), “Башплемсервис” (100 процент), “Башзооветснаб” җәмгыятьләре (100 процент). Бу республика бюджетын тулыландыру, төбәкнең авыл хуҗалыгы компанияләренә инвестицияләр җәлеп итү һәм киләчәктә аларның рентабельлелеген һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру максатында эшләнә.
Министрлык мәгълүматлары буенча, 2024-26 елларга хосусыйлаштыруның гамәлдәге фаразлау планына, сатуга планлаштырылганнардан тыш, “Милек” һәм “Иглин үлчәү заводы” предприятиеләре кертелгән. Элек аларны сату буенча торглар үтмәүгә бәйле, әлеге вакытта бу ике предприятиенең дәүләт пакетларын сатуның максатка ярашлылыгы турындагы мәсьәлә каралуда.
Шулай ук, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында 2021-23 елларга хосусыйлаштыруның фаразланган планы 2026 ел ахырына кадәр гамәлдә булуын искә төшерделәр. Аңа түбәндәге хуҗалык итү субъектлары кертелгән: “Башкортстан электр челтәрләре” җәмгыяте (52,39 процент); “Алексеевский” агросәнәгать комплексы (100 процент); “Урал-Гео” метрологик тикшеренүләр үзәге (100 процент); “Башкоммунводоканал” җәмгыяте (100 процент); “Башкоммунприбор” җәмгыяте (100 процент); “ПИ Башжилкоммунпроект” җәмгыяте (100 процент); “Башкоммунэнерго” җәмгыяте (100 процент); “Башзооветснаб” җәмгыяте (100 процент).
Шул ук вакытта, ведомство мәгълүматлары буенча, “Башкортстан электр челтәрләре”, “Алексеевский” агросәнәгать комплексы һәм “Урал-Гео” метрологик тикшеренүләр үзәге элекке план чорына фаразлау планына кертелгән булган. Ул вакытка потенциаль инвесторлар булган. “Аларның арытабангы эшчәнлеге һәм үсеше буенча шартлар һәм планнар үзгәрүен исәпкә алып, әлеге җәмгыятьләрнең устав капиталындагы дәүләт акцияләр пакетларын һәм өлешләрне сату омтылышы ясалмады һәм хәзерге вакытта планлаштырылмый”, – диде министрлык вәкиле.
“Башкоммунводоканал”, “Башкоммунприбор”, “ПИ Башжилкоммунпроект” һәм “Башкоммунэнерго” җәмгыятьләре, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының тискәре бәяләмәсе белән бәйле рәвештә, сатуга бөтенләй куелмаган. Аларны сату мәсьәләсе тармак министрлыгының позициясе үзгәргән очракта каралачак.
– Республикада хосусыйлаштыру ике юнәлештә каралырга мөмкин: беренчесе ─ бөтен дәүләт унитар предприятиеләре 2025 елның 1 гыйнварына милекнең оештыру-хокукый формасын үзгәртергә тиеш. Шуңа күрә республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы аларны акционерлар җәмгыятьләренә һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә үзгәртүне активлаштырды. Ләкин милекче булып барыбер Башкортстан Республикасы калачак, –─ ди Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров. – Икенче юнәлеш ─ предприятиене сату. Әмма бу зыянга эшләгән предприятиеләргә генә кагыла. Шәхси берәмлекләргә сатканнан соң, кагыйдә буларак, алар нәтиҗәлерәк эшли башлый. Мондый мисаллар бик күп. Мин бизнес белән шөгыльләнергә теләүче яшьләрнең предприятиене сатып алуын, аны үстерүгә үз акчасын салуын, җиһазландыруын, эшкә кешеләр җәлеп итүен һәм нәтиҗәле эшли башлавын нормаль күренеш, дип исәплим. Моны хупларга гына кирәк, чөнки бу яңа эш урыннары, яңа салым түләүче барлыкка килә, дигән сүз. Монда иң мөһиме, предприятиеләрнең реаль базар бәясе буенча сатылуы һәм аннары аларның эшен контрольдә тоту. Шул ук вакытта “Башавтотранс” кебек предрприятиеләрне шәхси кулларга тапшырырга ярамый, дип уйлыйм. Аларга бик зур социаль йөкләнеш салынган, бездә льготниклар күп. Бу процессны дәүләт үзе контрольдә тотарга тиеш. Кабатлап әйтәм: нәтиҗәсез эшләгән предприятиеләр дәүләткә, республикага йөк булырга тиеш түгел. Алар эшләргә һәм табыш алырга, салым түләргә тиеш.
Фото: РБК Уфа