+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 Май 2024, 03:49

Юнәлеш – Көнчыгышка!

24-26 майда Сибайда “Урал аръягы-2024” VI Бөтенрусия инвестиция сабантуе узды.

© Маргарита Садыкова© Маргарита Садыкова
Фото:© Маргарита Садыкова

“Урал аръягы-2024” VI Бөтенрусия инвестиция сабан­туеның эшлекле программасы кысаларында Урал аръягында туристик инфраструктураны үстерү һәм “Урал” махсус икътисади зонасын (МИЗ) булдыру мәсьәлә­ләренә, дәүләт-хосусый партнерлык тео­риясенә һәм практикасына, ислам финансларына һәм квалификацияле кадрлар әзерләүгә, ясалма интеллектка һәм санлы икътисадка багышланган 20дән артык сессия үткәрелде, мөһим килешүләр имзаланды.

Инвестсабантуй традицион рәвештә чит ил вәкилләрен төбәккә җәлеп итү, яңа стратегик идеяләр һәм проектлар булдыру, яңа килешүләр нигезендә “юл карталары”н эшләү өчен ел саен илнең Стратегик башлангычлар агентлыгы белән берлектә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырыла. Чара программасында Белоруссия, Кытай, Азәрбайҗан, Төркия һәм башка илләр экспертлары катнашты. Алар “Бизнес һәм власть. Нәтиҗәле төбәк белән партнерлыкта көчле эшкуар” дип аталган III халыкара бизнес-шерифлар форумында, “Бизнес, спорт, туризм һәм ресторан өлкәсендә заманча коммуникацион технологияләр” “түгәрәк өстәл”ендә һәм башка темаларга багышланган секцияләрдә эшләде.

© Евгений Немков© Евгений Немков
Фото:© Евгений Немков

25 майда Сибайда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Үзбәкстанның инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дилшод Әхмәдов белән очрашты. Җитәкчеләр ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Дилшод Әхмәдов Башкортстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм яңа башлангычларны гамәлгә ашыруда кызыксыну белдерде.

– Үзбәкстан безнең республиканың тышкы сәүдә әйләнешендә бишенче урында тора. Бүген Сибайга килүегезгә бик шатбыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Яклар Башкортстанда Үзбәкстаннан Идел-Урал макротөбәге өчен продукция хабы булачак транспорт-логистика үзәге төзү перспективалары турында фикер алышты. Моннан тыш, сәнәгать кооперациясе өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү, шулай ук технопарклар булдыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

© pravitelstvorb.ru© pravitelstvorb.ru
Фото:© pravitelstvorb.ru

Шул ук көнне төбәк җитәкчесе Төркия эшлекле даирәсе вәкилләре белән очрашты.

– Безнең өчен Төркия тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча икенче дәүләт булып тора. Без моңа бик шат. Хезмәттәшлек алга таба да үсәр дип өметләнәбез, – диде Радий Хәбиров.

Төркия бизнесы вәкилләре очрашуда авыл хуҗалыгы, торбалар, кунакханә, кафе һәм рестораннар өчен җиһазлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән кызыксынулары турында сөйләде. Яклар Инвестсабантуй мәйданчыгында Башкортстанда проектларны гамәлгә ашыру өчен потенциаль партнерлар таба алачакларына өмет белдерде.

© pravitelstvorb.ru© pravitelstvorb.ru
Фото:© pravitelstvorb.ru

Инвестсабантуй үзен халыкара проектларны тормышка ашыру, икътисади хезмәттәшлек, шулай ук Башкортстанның инфраструктура үсеше өлкәсендә мөһим чара буларак танытты. Форумны ачу тантанасында “Русиянең экологик операторы” компаниясенең генеральный директоры Денис Буцаев чараны иң популяр икътисади мәйданчыкларның берсе дип бәяләде.

Республиканың Инвестиция комитеты утырышындагы чыгышында исә, Денис Буцаев Башкортстанда бактерияләр ярдәмендә канализация суларындагы калдыкларны утильләштерү буенча уникаль пилот проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим итте. Биредә Денис Буцаев Башкортстанда эшләнгән технологияне кулланырга тәкъдим итә. Мондый технология ярдәмендә республиканың торак-коммуналь хуҗалык системасында канализация суларын чистарту процессын модернизацияләргә мөмкин булачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та әлеге башлангычны хуплады.

Фикер алышуның логик нәтиҗәсе булып Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русиянең экологик операторы” компаниясе арасында килешү имзаланды.

© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
Фото:© Маргарита Садыкова

Республика Инвестиция комитетының күчмә утырышында сәнәгатьнең һәм авыл хуҗалыгының төрле тармакларында яңа башлангычлар каралды.

Урал пружина заводының директорлар советы рәисе Денис Локманов Белорет территориясендә заманча корылмалар җитештерү производствосын булдыру проектын тәкъдим итте. “ТехноНИКОЛЬ” корпорациясе вәкиле Алексей Алматов Учалыда керамик гранулалар җитештерү буенча “СтройМинерал” заводын төзү башлангычы турында сөйләде. Утырышта башка инвестпроектлар да каралды.

Утырыш ахырында республика Башлыгы инвесторларга актив эш өчен рәхмәт белдерде, эшкуарларга Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
Фото:© Маргарита Садыкова

Рәсми утырышлардан тыш, инвестсабантуй күңел ачу, ял итү һәм аралашу урыны да булды. “Терра Зауралье” эко-паркында урындагы эшкуарлар үз продукциясен тәкъдим итте. Ә музыкаль ансамбльләр территорияне җыр-моңга күмде. Шулай ук башкорт халкының туй йоласы күрсәтелде. Радий Хәбиров Ишембайдан яшь пар Азалия һәм Денис Хәбибуллиннарны никахлары белән котлады.

© Евгений Немков
© Евгений Немков
Фото:© Евгений Немков

Эко-парк территориясендә самавырлар фестивале үтте, анда Башкортстанның 19 районы һәм Ырынбур өлкәсе катнашты. Гомумән алганда, монда 400гә якын зур һәм кечкенә самавырлар тәкъдим ителде. Бәйрәм кунакларын төрле үлән­нәрдән пешерелгән чәй, бал, коймаклар, пироглар белән сыйладылар.

© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
Фото:© Евгений Немков, Маргарита Садыкова

Инвестсабантуйның пленар утырышы “Дөнья. Игътибар үзәгендә – Русия!” темасына узды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады.

– Без барлык ресурсларыбызны, энергиябезне дус дип санаган илләр белән тыгыз икътисади мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлттек. Ә алар безне сатты. Көнбатыш партнерларыбыз көтмәгәндә барлык икътисади, логистик чылбырларны өзеп ташлый башлагач, бик авыр хәлдә калдык. Һәм безнең алда биек дивар үсеп чыкты. Без Көнчыгышка борылдык һәм анда үзебез өчен яңадан-яңа партнерлар, мөмкинлекләр ача барабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы чит илләр белән күпкырлы хезмәттәшлекнең мөһимлеген һәм Башкортстанның аеруча Төркия һәм Үзбәкстан белән мөнәсәбәтләренең уңай үсешен билгеләп үтте.

© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
Фото:© Маргарита Садыкова

Кунаклар арасында Кытай Халык Респуб­ликасының Ганьсу провинциясе делегациясе вәкилләре дә булды. Башкортстан Башлыгы кунакларга бизнес-форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

– Кытай Халык Республикасы – безнең төп тышкы икътисади партнерыбыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Безнең тышкы сәүдә әйләнешендә Кытай өлеше якынча 25 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта аны тагын да арттыру өчен потенциал бар, мәсәлән, сәнәгать кооперациясе өлкәсендә. Әлбәттә, сезнең визит безнең элемтәләрне тагын да киңәйтергә ярдәм итә.

Ганьсу провинциясе Халык хөкүмәтенең Чит ил эшләре канцеляриясе җитәкчесе урынбасары Чжао Цзюнь, Башкортстанга сәфәр ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытачак һәм уртак проектлар санын арттыруга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде.

© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
© Маргарита Садыкова
Фото:© Маргарита Садыкова

Шул ук көнне Сибай шәһәренең үзәк мәй­данында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, Үзбәкстанның инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дилшод Әхмәдов һәм Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Азамат Юлдашбаев “Урал аръягы” VI Бөтен­русия инвестиция сабан­туеның символик плитәсен салуда катнаштылар.

© pravitelstvorb.ru
© pravitelstvorb.ru
© pravitelstvorb.ru
Фото:© pravitelstvorb.ru

Инвестсабантуй кысаларында Әбҗәлил районында милли Сабантуй бәйрәме узды. Ул Башкортстаннан, Русиядән, Кытайдан, Үзбәк­станнан һәм Беларусь Республикасыннан 2 меңгә якын катнашучыны һәм 10 меңнән артык кунакны җыйды.

Әбҗәлил районының 10 авыл биләмәсе һәм республиканың 10 районы экспозицияләре Башкорт­станның бай милли-мәдәни үзен­чәлеген чагылдырды. Кунакларга үз осталыкларын 40ка якын кәсепче – тимерчеләр, балта осталары, умартачылар, ювелирлар, керамика, киез итек басу буенча осталар, сандык, курай, кубыз ясаучылар һ.б. күрсәтте.

© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
Фото:© Евгений Немков, Маргарита Садыкова
Автор:Денис Таваев
Читайте нас