+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 июнь 2024, 15:55

"Башкортстанда инвестицион активлыкның тиз үсүе сокландыра..."

Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин “Бердәм Русия” форумыннан соң үз фикерен белдерде.

"Башкортстанда инвестицион активлыкның тиз үсүе сокландыра...""Башкортстанда инвестицион активлыкның тиз үсүе сокландыра..."
"Башкортстанда инвестицион активлыкның тиз үсүе сокландыра..."
Бүген Уфада "Бердәм Русия" партиясе форумы узды. Анда делегатлар бердәм рәвештә республика Башлыгы вазыйфасына Радий Хәбиров кандидатурасын тәкъдим итте.

Бу хакта үз фикерен Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин үз фикерен белдерде.

- Гомумән алганда, бүген Башкортстан барлык төр өлкәләрдә алдынгы урыннарны били һәм киң адымнар белән үсеш ала. Шунысы мөһим республикада уңайлы инвестиция мохите формалаштыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Соңгы елларда Башкортстан Республикасы Инвестицион моңит рейтингының ТОП-5енә керә. Бу, һичшиксез, Радий Хәбировның идарә итү командасының казанышы.

Инвестицион активлыкның тиз үсүе төбәктә инвестицион эшчәнлекне стимуллаштыруның төрле механизмнары һәм инструментлары актив кулланылуы белән бәйле: преференциаль режимлы территорияләр булдыру һәм үстерү, "инвестиция сәгатьләре" үткәрү, республика муниципаль берәмлекләрендә бизнес-шерифлар институтын кертү, төрле форумнар үткәрү.

Бу чаралар, шулай ук яңа механизмнар һәм кораллар киләчәктә дә төбәккә инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, - диде Рафаэль Мәрданшин.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас