Көн тәртибендә автомобиль трассаларында һәм тимер юлларда хәвефсезлекне арттыру, шулай ук транспорт хәвефсезлеге өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре каралды.
Очрашу башында Дмитрий Конош Виталий Семеновны тәкъдим итте, ул Идел буе транспорт прокуратурасының Стәрлетамак транспорт прокуроры итеп билгеләнде.
- Виталий Владимировичның тәҗрибәсе һәм белеме аңа республика белән берлектә транспорт законнарының үтәлешен күзәтү буенча бурычларны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте Дмитрий Конош.
Башкортстан Башлыгы Виталий Семеновның Стәрлетамак транспорт прокуроры вазыйфасында уңышлы эшләвен теләде.
- Сезнең эшегез бик җаваплы. Транспорт белән бәйле барлык эшләр республика өчен стратегик әһәмияткә ия, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Башкортстанда транспортның барлык төрләре дә үсеш алган. Юллар озынлыгы буенча без - Русиядә икенче урында. Республиканың эре сәнәгать үзәкләренең берсе булган Стәрлетамак та төбәкнең мөһим транспорт узелы булып тора.
Фото: Башкортстан Башлыгы