Соңгы чор Башкортстан икътисады өчен мөһим вакыйгаларга бай булды. Уфада чиаттагы Русия нефть-газ химиясе форумы, Сибай шәһәрендә “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция сабантуе узды, Башкортстан Хөкүмәте һәм эшлекле даирәләр делегациясе Кытайда эш сәфәре белән булды, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге делегация Үзбәкстанда нәтиҗәле сөйләшүләр алып барды.
– “Урал аръягы-2024” Бөтенрусия инвестиция сабантуенда барлыгы 103 миллиард сумнан артык инвестицияләр белән 50 килешү төзелгән. Пленар утырышта Мәскәү коллегалары инвестиция сабантуе кырларында төзелгән килешүләр тиз арада тормышка ашырыла дип билгеләп үттеләр. Шулай булсын. Чөнки нәкъ менә шушы максаттан чыгып без мондый чараларны үткәрәбез, – дип ассызыклады республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Мәсәлән, Башкортстанда Үзбәкстанның Artel фирмасының көнкүреш электроникасы җитештерү заводы төзеләчәк. Бу хакта инвестиция сабантуенда Үзбәкстанның инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дилшод Әхмәдов белдерде. “Башкортстан белән хезмәттәшлек” яшелчә һәм нефть белән генә чикләнми” – химия тармагында да, сәнәгать кооперациясендә дә кызыклы проектлар бар”, – дип белдерде Дилшод Әхмәдов.
Чыннан да, Башкортстанның Үзбәкстан белән һәр як өчен файдалы бәйләнешләре аеруча соңгы елларда яңа баскычка күтәрелә. Хәбәр ителүенчә, Ташкентта 22-24 апрельдә “ИННОПРОМ. Үзәк Азия” IV Халыкара сәнәгать күргәзмәсе узды. Биредә 27 илдән 400дән артык компания сәнәгать өлкәсендәге инновацияле эшләнмәләрен тәкъдим итте. Башкортстан делегациясе составында дәүләт власте органнары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук дистәләрчә төрле предприятие һәм оешма хезмәткәрләре бар иде.
Русия Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанның әлеге күргәзмәдәге сөйләшүләр алып бару мәйданчыгында булдылар. Биредә төрле эшчәнлек алып барган Башкортстан предприятиеләре потенциаль партнерлар – Үзбәкстан компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр алып бару мөмкинлеге алды.
– Компанияләр бирегә Үзбәкстан һәм, гомумән, Урта Азия базарында кирәкле продукцияне алып килергә тырышалар. Русия төбәкләре дә бик актив, быел алар монда – 14. Атап әйткәндә, Башкортстан вәкилләре тыгыз хезмәттәшлек итәләр, сөйләшүләр өчен махсус мәйданчык оештырдылар, без монда ук интенсив элемтәләр урнаштырылуын күрәбез. Бу элемтәләр ике якның да мәнфәгатьләрендә уртак проектларга һәм сәнәгать кооперациясенә әверелер, дип ышанам. Русия һәм Үзбәкстан арасында мөнәсәбәтләр нәтиҗәле үсеш кичерә, 2023 елда үзара сәүдә күләме 13 процентка артты, – диде Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе.
Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясенең Үзбәкстан Республикасына эшлекле сәфәре ике арадагы бәйләнешләрне ныгыту юлында мөһим адым булып тора. Эшлекле программа кысаларында Башкортстан Башлыгы Ташкентта Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Анда ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү проблемалары, шул исәптән икътисад һәм социаль өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Абдулла Арипов Үзбәкстан өчен Русия төбәкләре, шул исәптән Башкортстан Республикасы белән хезмәттәшлекнең стратегик әһәмиятен билгеләп үтте.
– Без Башкортстан белән мөнәсәбәтләрне актив үстерәбез. Күптән түгел Үзбәкстан төбәкләре делегацияләре сезнең республикада булды. Очрашулар вакытында күп санлы уртак эш юнәлешләре, шул исәптән Ташкент өлкәсе территориясендә “Алга” махсус икътисади зонасы филиалын оештыру турында фикер алыштылар, – диде Абдулла Арипов. – Без шулай ук мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне үстерүне хуплыйбыз.
Радий Хәбиров Үзбәкстан җитәкчелегенә Башкортстан делегациясен җылы кабул итү һәм аның эшчәнлегенә ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы шулай ук республикага сәфәрләре вакытында Үзбәкстан төбәкләре делегацияләренең эш нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Соңгы ике елда безнең хезмәттәшлек анык карарлар һәм проектлар яссылыгына күчте. Якын арада без аларны тормышка ашыра башларбыз, дип ышанам. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Күптән түгел Башкортстанга Үзбәкстан төбәкләреннән алты делегация килде. Очрашуларыбыз нәтиҗәләре буенча төрле өлкәләрдә берничә килешү әзерлибез.
Республика җитәкчесе Башкортстан бизнесы Үзбәкстан партнерлары белән хезмәттәшлекне югары бәяли, дип өстәде. Шуңа бәйле рәвештә, республика делегациясе составына берничә компания җитәкчеләре дә керде.
– Без бергә эшләү өчен уникаль мөмкинлекләр ачабыз. Үзбәкстанда машина төзелеше, җиңел сәнәгать, газ һәм нефть химиясе югары үсеш алган. Мондагы законнар төпле уйланылган һәм безгә аңлаешлы, – диде Радий Хәбиров очрашу нәтиҗәләре буенча. – Иң мөһиме, безнең дәүләтләр лидерлары Владимир Владимирович Путин һәм Шәүкәт Миромонович Мирзиёев бер-берсенә ышаныч белән карыйлар һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерергә омтылалар. Хәзерге шартларда бу бик мөһим.
Икенче көнне Ташкентта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы төбәкләре Советы утырышында катнашты. Аны Русия Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев үткәрде.
* * *
–Төбәк җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Русия Президенты ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрнең уңышлы үсеше төбәкләрнең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле булачак, дип билгеләп үтте.
– Төбәкләр чыннан да Русия белән Үзбәкстан арасында киң колачлы стратегик партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуда төп рольне уйный һәм аны үстерүгә зур өлеш кертә, – диде Владимир Путин. – Русия Федерациясенең 89 субъектының 78е Үзбәкстан өлкәләре белән үзара файдалы хезмәттәшлек итә. Нәкъ менә шундый турыдан-туры элемтәләр, төбәкләр һәм хакимиятләр, төбәкләрнең идарә итү командалары, эшлекле даирәләрнең актив һәм уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә Русия һәм Үзбәкстан хезмәттәшлеге анык эчтәлек белән баетыла, партнерлар саны арта.
Русия Федерациясе Президенты үз чыгышында ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләде һәм партнерлык мөнәсәбәтләренең арытаба үсәчәгенә ышаныч белдерде.
– Русия-Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең һәм дәүләтләрнең үзара хезмәттәшлегенең киң һәм өметле перспективалары бар. Без Үзбәкстан Президенты белән сезнең конструктив башлангычларыгызга һәм яңа уртак проектларыгызга ярдәм итәчәкбез, – дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Утырыш башланыр алдыннан Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов һәм Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров катнашлыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Ташкент өлкәсе Хакиме Зойир Мирзаев һәм Фирганә өлкәсе Хакиме Хәйрулла Бозаров төбәкләр арасында үзара хезмәттәшлек турында меморандумнарга кул куйдылар.
* * *
Журналистлар белән әңгәмәләшкәндә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Үзбәкстан төбәкләре Советы утырышына нәтиҗә ясады.
– Тышкы икътисади мөнәсәбәтләрдә нинди зур үзгәрешләр булганын күрәсез. Русия һәм Белоруссия төбәкләре форумы булды, Русия һәм Казахстан төбәкләре форумы булачак, ул быел Уфада үтәчәк. Һәм менә Русия һәм Үзбәкстан төбәкләре форумы узды. Безнең дәүләтләр башлыклары Владимир Владимирович Путин һәм Шәүкәт Миромонович Мирзиёев бу форумны төбәкләр Советы итеп үзгәртү турында Карар кабул иттеләр. Димәк, вәкиллекнең, кооперациянең дәрәҗәсе үсә, – диде Радий Хәбиров. – Президентыбыз ярдәме белән без нормаль аралашу каналлары, бизнес үтеп керергә һәм хезмәттәшлек итәргә тиешле коридор булдырдык. Без үзебезнең эшмәкәрләргә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган дәүләттә эш итү буенча аңлаешлы гарантияләр системасын булдырдык. Биредә хезмәт һәм җир ресурслары җитәрлек, электр энергиясе арзан, өченче дәүләтләр базарларына чыгу, технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге бар. Димәк, без, төбәкләр башлыклары, илнең идарә итү командасы вәкилләре буларак, үз эшебезне башкардык. Хәзер бирегә бизнес керергә тиеш, һәм бу безнең эшчәнлекнең алдагы этабы.
Республика җитәкчесе шулай ук алга таба хезмәттәшлек итүнең төп юнәлешләрен билгеләде.
– Бүген Башкортстан турында күп сөйләделәр. Бездә инде гамәлгә ашырылган проектлар да, югары дәрәҗәдә әзер булганнары да бар. Безнең бурыч – аларның барысын да тормышка ашыру, – диде Радий Хәбиров. – Без Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән озак аралаштык. Һәм мин аңа бер елдан соң күп кенә башлангычлар тормышка ашырылачак, дип вәгъдә иттем. Хәзер барысы да бизнесның ничек эш итүеннән тора.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.