Мәгълүм булуынча, 2020 елда Башкортстанда дүрт мәйданчыктан торган "Алга" махсус икътисади зонасы барлыкка килде. Бу урын предприятеләргә зур ташламалар бирә торган территория. Мәсәлән, түбән салым һәм аренда ставкалары. Башта ул Стәрлетамак, Салават, Ишембай сәнәгать агломерациясендә урнашкан иде. Арытаба - 2023 елда "Алга" "Уфа" индустриаль паркын да үз эченә алды.
Шуны билгеләргә кирәк, "Алга" иң тиз үсеш алучы махсус икътисади зона статусын алды (Русиянең махсус икътисади зоналары рейтингы мәгълүматлары буенча), бүген анда 22 резидент эшли, инвестицияләр суммасы якынча 65 миллиард сум тәшкил итә. Шул ук вакытта буш мәйданнар да бар - 20 процент тирәсе.
Бүген икътисади зонаның иң эре резидентларының берсе - 117 эш урынына исәпләнгән "ДоГа" төркеменең инновацион предприятиесе. Ул «Газпром нефтехим Салават» белән янәшә төзелә. Махсус торба аша нефть гиганты монда үзенең өстәмә продуктын – каталитик крекинг җайланмасыннан калган газларны җибәрәчәк. Алардан "ДоГа" Русия сәнәгатенә пластик, каучук, буяулар, тукымалар һәм хәтта фарминдустрия продукциясе җитештерү өчен кирәк булган углеводородлар җитештерәчәк. Боларның барысын да киләсе елның беренче яртысында күрергә мөмкин, ә әлегә монда зур төзелеш кайнап тора.
"Алга"ның икенче мәйданчыгында "Аркада" тегү фабрикасына гамәлдә, анда махсус киемнәр, перчаткалар җитештерәләр. Ул монда 2021 елдан алып эшли.
Зур цехларда 500 кеше эшли, тагын шул ук санда эшче кирәк. Бүгенге көндә предприятие кешеләрне югары хезмәт хакы, бушлай трансфер, туклану, тулай торакта яшәү мөмкинлеге белән үзенә җәлеп итәргә тырыша. Вахта ысулы белән эшләү дә каралган. Тегәргә белмәүчеләрне, әмма эшләргә теләүчеләрне гарантияле эшкә урнаштыру курсларына җибәрәләр.
Шулай ук, "Алга"ның чираттагы мәйданчыгында "Zasport" предприятисе урнашкан. Ул бер ел элек ачылган. Биредә брендлы спорт киемнәре, Олимпия формасы һәм спорт экипировкасы тегәләр. Бу предприятие дә кешеләрне эшкә чакыра. Шулай ук, эшләргә теләүчеләр өчен яхшы эш урыннары булдырылган.
Шуны әйтергә кирәк, "Zasport" предприятиесе бөтен Русия җыелма командалрын спорт киемнәре белән тәэмин итә. Шуңа күрә дә ул Русиядә зур танулык алган.
Ике тегү производствосыннан тыш, "Алга"да тагын бер эшләүче предприятие бар – Уфа районында 250 эш урынына исәпләнгән "АМКОДОР-Агидель" заводы. Ул ашлыкны урып-җыюдан соң эшкәртү өчен җиһазлар җитештерә. Әзер продукциягә чиратта "Азимут" компаниясе тора, ул юл билгеләре өчен буяулар һәм салкын пластик чыгарачак. Хәзер предприятиедә җиһазлар монтажлана.
- "Алга" махсус икътисади зонасының инвестицион портфеле 65 миллиард сум тәшкил итә. Бүгенге көндә 100 эш урыны булдырылган. Барлык 22 предприятие дә эшли башлагач, биредә 3 меңгә якын эш урыны булдырылачак. Бүгенге көндә инвесторлар бирегә 6 миллиард сум акча кертте.
Шуны әйтергә кирәк, биредә, Русиядәге барлык махсус икътисади зоналардагы кебек үк, предприятиеләр өчен яхшы ташламалар каралган. Әмма төбәкләр инвесторлар өчен өстәмә ташламалар булдырырга мөмкин. Шуңа күрә дә Башкортстан инвесторлар өчен илдә иң яхшы мөмкинлекләр булдырды. Шуның нәтиҗәсендә безгә инвсторлар килеп тора, - диде "Алга" махсус икътисади зонасының идарәче компаниясе директоры Артем Пензин.
Автор: Ример НАСРЕТДИНОВ.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары