Зур склад биналары төзү, йөкләр-бушату өчен тукталышлар, мәйданчык эчендәге юллар, йөк транспорты һәм автобуслар өчен автостоянкалар оештыру күздә тотыла. 2028 елга кадәр инвестор проектка кимендә 10 миллиард сум кертергә планлаштыра.
- Без партнерыбызның яхшы ниятләренә ышанабыз - "Ромэкс-Кубань" компаниясе җитәкчелеге Башкортстан Республикасы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү һәм инвестицион проектны нәтиҗәле тормышка ашыру буенча бурычларны хәл итүгә ярдәм итү кирәклеген аңлый. Безнең мөнәсәбәтләр яхшы ният, партнерлык һәм мәнфәгатьләр балансын саклау принципларына нигезләнә, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Алга таба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Таврос» компанияләр төркеме Директорлар советы әгъзасы Рөстәм Миргалимов Чишмә районында «Агродеревня» туристлык кластеры һәм Уфа районында Агросәнәгать паркы төзү турында инвестиция килешүләре имзаладылар.
Рөстәм Миргалимов билгеләп үткәнчә, предприятие Башкортстанның күпьеллык ышанычлы партнер булып тора.
- Бүген имзаланган килешүләр төбәк белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм үстерү теләгебезне раслый, - дип ассызыклады ул. - Алар республика халкына да, Башкортстан икътисадына да зур практик файда китерер дип ышанам.
Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада агросәнәгать тармагын үстерүгә һәрвакыт игътибар артуын билгеләп үтте.
Фото: pravitelstvorb.ru