+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 июнь 2024, 17:03

Өч университет арасында килешү төзелде

Петербург халыкара икътисади форумы эшен дәвам итә. Бүген Уфа дәүләт нефть техник университеты, академик М.Д. Миллионщиков исемендәге Грозный дәүләт нефть техник университеты һәм «Мәскәү Энергетика Институты» милли тикшеренү университеты арасында «Челтәрле энергетика университеты» консорциумы эшчәнлеге кысаларында уртак чаралар килешүе һәм юл картасы имзаланды.

Өч университет арасында килешү төзелдеӨч университет арасында килешү төзелде
Өч университет арасында килешү төзелде

Исегезгә төшерәбез, әлеге консорциум 2021 елда оештырылды. Аңа илнең 7 әйдәп баручы югары уку йорты керә: Уфа дәүләт нефть техник университеты, академик М.Д. Миллионщиков исемендәге Грозный дәүләт нефть техник университеты, «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты, Ярославль дәүләт техник университеты, М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты, «МЭИ» милли тикшеренү университеты һәм Серго Орджоникидзе исемендәге Русия дәүләт геология-разведка университеты.

Консорциум белем бирү проектларының сыйфатын арттыруга һәм масштабларын киңәйтүгә юнәлтелгән. Аның максатлары: иң яхшы практикаларны алмашу һәм аларны башка университетларга тарату, шулай ук практикага универсаль чыгарылыш дипломын кертү.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас