Яклар икътисадның индустриаль секторын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты. Алар арасында – оборона продукциясен җитештерүче производстволарны кадрлар белән тәэмин итү.
Федераль министр Башкортстанның Русия индустриаль үсеше локомотивларының берсе булуын ассызыклады.
– Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республикага һәм Башкортстан территориясендә эшләүче җитештерүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Алдыбызга Русия Президенты куйган илебезнең технологик суверенитетын формалаштыру турындагы бурычларны бергәләп хәл итәчәкбез, – диде Антон Алиханов.
Башкортстан Башлыгы Антон Алихановны министр вазыйфасына тәгаенләнүе белән котлады һәм аңа эшендә уңышлар теләде.
– Без Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы командасы белән нәтиҗәле эшләвебезне дәвам итәрбез дип өметләнәбез. Башкортстан – сәнәгать өлкәсендә үсеш алган төбәк. Сезне республикага мөмкинлекләребез белән танышырга чакырабыз, – диде Радий Хәбиров.
Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.