+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 июнь 2024, 15:04

Төбәктә IRBIS АЗСлары төзеләчәк

"РУСИЯ" банкы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән «Ирбис-РБ» ягулык компаниясе Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

Төбәктә IRBIS АЗСлары төзеләчәкТөбәктә IRBIS АЗСлары төзеләчәк
Төбәктә IRBIS АЗСлары төзеләчәк

Документка «РУСИЯ» банкы идарәсе рәисе урынбасары Александр Шаленков, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм «Ирбис-РБ» сәүдә комплексын оештыручы Роман Фатыйхов кул куйдылар.

Килешү Башкортстан территориясендә юл яны сервисын үстерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыруны күздә тота. Проект биш ел дәвамында IRBIS бренды астында инфраструктурасы булган автозаправка станцияләре челтәрен төзүне күздә тота. Инвестицияләрнең гомум күләме - 1,5 миллиард сумнан артык.

- Автозаправка секторы - икътисадның инфраструктура үсешенең мөһим өлеше. Заманча АЗСлар автомобильчеләргә югары дәрәҗәдәге сервис тәкъдим итә, автомобильгә хезмәт күрсәтү өчен генә түгел, ә юлда ял итү өчен дә уңайлы шартлар тудыра. "Ирбис-РБ" ягулык компаниясенең автозаправка челтәрен үстерү Башкортстанда йөзләгән яңа эш урыны булдырырга һәм республиканың икътисади үсешенә ярдәм итәчәк, – дип шәрехләде Александр Шаленков.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас