+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 июнь 2024, 03:55

Башкортстан һәм Тамбов өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү төзеде

6 июньдә Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Тамбов өлкәсе Башлыгы Максим Егоров сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Башкортстан һәм Тамбов өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү төзедеБашкортстан һәм Тамбов өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Башкортстан һәм Тамбов өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Яңа документ 1999 елгы хөкүмәтара килешүне төбәкләрнең заманча трендларын, шартларын һәм үсеш бурычларын исәпкә алып актуальләштерә. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Тамбов өлкәсе белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту өстенлекләре арасында хуҗалык элемтәләрен киңәйтү һәм яңа перспективалы проектларны гамәлгә ашыру бар.

Радий Хәбиров шулай ук Тамбов өлкәсе делегациясен Уфаның 450 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашырга чакырды. Алар 2024 елның җәе ахырында узачак.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас