7 июньдә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм беренче вице-президент, «Газпромбанк» идарәсе әгъзасы Павел Бруссер республика Хөкүмәте белән банк арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ инфраструктура проектларын гамәлгә ашырганда, шул исәптән дәүләт-шәхси партнерлык принципларында, якларның үзара эшчәнлеген регламентлаштыра.
– Безгә зур инфраструктура проектларын тормышка ашырырга туры киләчәк, һәм без төрле тәкъдимнәрне, шул исәптән концессия вариантын да карарга әзер, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Шул ук көнне Радий Хәбиров һәм "Саклык банкы" идарәсе рәисе Герман Греф республика Хөкүмәте һәм «Русия Саклык банкы» арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ төбәк территориясендә "Мәктәп 21" мәгариф проектын эшләтеп җибәрүне күздә тота, аның кысаларында 18 яшьтән өлкәнрәк һәр теләгән кеше кирәкле ИТ-һөнәр алырга мөмкин.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров "Саклык банкы" белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген, шул исәптән санлы сервислар һәм проектларны үстерү буенча да, югары бәяләде.
– Саклык банкы – Башкортстанның төп партнерларының берсе, ул республика территориясендә торак, эре инфраструктура объектлары һәм предприятиеләр төзүне финанслауда катнаша, урта һәм кече бизнеска ярдәм күрсәтә, дәүләт программалары кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кредит бирү күләмен арттыра, - диде Радий Хәбиров.
Соңрак Радий Хәбиров Русия триатлон Федерациясе Президенты, «Гонка героев» проекты җитәкчесе Ксения Шойгу белән очрашты. Яклар республикада бөтен сезонлы триатлон үзәген булдыру концепциясе, шулай ук бу дисциплинаны популярлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу барышында Ксения Шойгу Шишмә районының «Патриот» паркы территориясендә «Гонка героев» проектын үстерү буенча республиканың уңышлы тәҗрибәсен билгеләп үтте.
- Башкортстандагы кебек трасса илебезнең бер генә төбәгендә дә юк. Ул халык арасында зур популярлык казана. Бу, һичшиксез, республиканың зур ярдәме аркасында, – дип ассызыклады Ксения Шойгу.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республиканың һәм Русия триатлон Федерациясенең киртәләр белән ярыш өчен трасса төзү буенча уртак эшенең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.
Фото: glavarb.ru