+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 июнь , 17:53

Киләчәк якты булсын өчен!

Озайлы тупланма исәп программасының өстенлеге нидә?

Киләчәк якты булсын өчен!
Киләчәк якты булсын өчен!

Русиянең Финанс министрлыгы журналистлар белән онлайн-киңәшмә үткәрде. Семинар-киңәшмәдә банктагы озайлы тупланма исәп программасы буенча аңлату эшләре алып барылды.

Русия банкының Түбән Новгород өлкәсе үзәге булган Түбән Новгородтагы бүлекчәсеннән алып барылды. Белгечләр аңлатуынча, бу программага керү банкта акча тупланмасының кагылгысыз булуын гарантияләп кенә калмый, ә озак яткан тупланмага дәүләт тә күпмедер җыелма өсти. Бу җыелма 104 мең сумга җитәргә мөмкин. Әлеге программа 1 гыйнвардан гамәлгә ашырыла. Бу - төрле категориядә булган гражданнар өчен кмләчәктә матди хәвефсезлек чыганагы булып тора. Аны төрле юнәлешләр буенча, мәсәлән, медицина хезмәте, уку, төзелеш һәм башка юнәлешләр буенча кулланырга була.

Озайлы акча тупланмасы исәбе программасының таын нинди өстенлекләре бар соң? Әлеге сорауларга җентекле җаваплар яңгырады.

Беренчедән, 15 ел дәвамында 18 яше тулган һәркем зур тупланма җыю яки булачак пенсиягә өстәмә керем салу мөмкинлегенә ия. Икенчедән, программа буенча тупланган акчаны 15 елдан соң яки хатын-кыз – 55 яшькә, ир-ат 60 яшькә җиткәч тотына башларга мөмкин. Шулай ук дәүләттән елына 35 мең белән финанслау ярдаме алырга да була. Елына 52 мең сум белән салым ташламасына ия булу мөмкинлеге дә бирә ул. Чарада катнашучылар шулай ук җыелу чоры вакытында ук 100 процентын варислык, катлаулы тормыш хәлендә калган очракта кайтарырга мөмкин булуын да әйтте. Монда сәламәтлеккә зыян килү күз уңында тотыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: