+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 июнь , 16:40

Кубокны кем яулар?

Global Management Challenge буенча Башкортстан кубогының сайлап алу этабына гаризалар кабул итү дәвам итә.

Кубокны кем яулар?
Кубокны кем яулар?

Башкортстанда Стратегия һәм бизнес белән идарә итү кубогына гаризалар кабул итү дәвам итә. Проект Global Management Challenge Халыкара чемпионатының төбәк этабы булып тора һәм компьютер бизнес-симуляторы ярдәмендә бизнес-фикерләү, идарә итү осталыгы һәм кризиска каршы менеджмент дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге бирә. Чемпионатның төбәк этабы Русия Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) тарафыннан оештырылган. Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы оештыручыларның берсе булып тора.

—  Global Management Challenge —  һөнәри осталыкны сынап карау өчен бик яхшы мөмкинлек. Ул үз бизнесыңны үстерү стратегиясен эшләргә, традицион базарларда һәм Интернет челтәрендә сатуларны оештырырга, шулай ук алынган нәтиҗәләрне анализлау белән симуляторда әлеге планны сынап карарга мөмкинлек бирә. Июль аенда без Уфаның 450 еллыгына багышланган Башкортстан Кубогын уздырачакбыз. Кубок җиңүчеләре финалга юллама ала һәм бөтен дөньяга үзләрен таныта алачак,— дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары- икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Компанияләр, эре бизнес хезмәткәрләре, эшкуарлар һәм студентлар, шулай ук төбәк хакимият органнары вәкилләре командалар төзи һәм проект сайтында 14 июньгә кадәр теркәлә ала. Сайлап алу этабы агымдагы елның 14-28 июнендә онлайн форматта узачак.

Исегезгә төшерәбез, республикадан 3 команда Башкортстан кубогы финалына юллама алды. Алар Сибайда «Урал аръягы-2024» инвестиция-Сабантуенда узган беренче сайлап алу этабы кысаларында сайлап алынды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча тагын 5 иң яхшы команда июль башында Уфада узачак Global Management Challenge финалында Башкортстан исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен көрәшә алачак. Җиңүче 2024 елның 25-27 сентябрендә Һиндстанның Дели шәһәрендә узачак дөнья финалына чакырылачак.

 

 Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: