+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 июнь 2024, 15:24

Кытай предприятиесе Башкортстан кукурузын импортлау белән кызыксына

Кытайның «Октябрьское рисовое поле» агросәнәгать корпорациясе төбәк авыл хуҗалыгы предприятиесе белән берлектә үстерелгән кукуруз һәм авыл хуҗалыгы культураларын импортлау белән кызыксына. Бу хакта төбәк Хөкүмәте утырышында ике чит ил делегациясенең Башкортстанга сәфәрләренә йомгак ясаганда билгеле булды.

Кытай предприятиесе Башкортстан кукурузын импортлау белән кызыксынаКытай предприятиесе Башкортстан кукурузын импортлау белән кызыксына
Кытай предприятиесе Башкортстан кукурузын импортлау белән кызыксына

- Исегезгә төшерәбез, узган атнада бездә Ляонин провинциясенең Шэньян шәһәре Халык хөкүмәте мэры урынбасары Чжэн Бинь ханым, шулай ук Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме урынбасары Наҗмиддин Шәрипов җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе эшләде. Ике яклы очрашулар барышында уртак проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән Башкортстан-Үзбәкстан технопаркын оештыру, азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм башка продукция китерү мәсьәләләре каралды, - дип сөйләде Премьер-министр.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Кытай делегацияләре Башкортстанда Русия һәм Кытай базарларында кирәкле заманча төрү җиһазлары чыгару буенча җитештерү куәтләрен урнаштыру турында килештеләр. Шулай ук Кытай агросәнәгать корпорациясенә кукуруз һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары җитештерүне оештыру өчен җирләр арендага бирергә килештеләр. Бу Кытай базарына кирәкле продукция җитештерү күләмен шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас