+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Июня 2024, 13:25

Башкортстан лидер төбәкләр арасында

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында катнашты. Аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде.

Башкортстан лидер төбәкләр арасындаБашкортстан лидер төбәкләр арасында
Башкортстан лидер төбәкләр арасында
Көн тәртибендә - 2024 елда гомумдәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру барышы һәм алдагы чорга төп бурычлар.

- Бүген без, шул исәптән төбәк башлыклары белән берлектә, «Яшәү өчен инфраструктура» яңа гомумдәүләт проектын формалаштыру буенча актив эш алып барабыз. Комплекслы алым инфраструктура үсешенә системалы рәвештә якын килергә мөмкинлек бирәчәк һәм илебезнең һәр кешесе өчен иң зур синергетик нәтиҗә бирәчәк, – диде Марат Хөснуллин.

Вице-премьер шулай ук инвестиция-төзелеш циклын кыскарту эшен дәвам итүнең мөһимлеген ассызыклады.

– Безнең алда торган төп бурыч – катлаулы, уникаль объектларны исәпкә алмыйча, төзелешне идеядән алып объектны тапшыруга кадәр 1 мең көнгә кадәр кыскарту, - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин. - Шуңа бәйле рәвештә, субъектлардан шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге норматив актларын оптимальләштерү күзлегеннән яңадан карап чыгуын, шулай ук ТКХ объектларын модернизацияләү буенча проектларны гамәлгә ашыру срокларын кыскартуга аерым игътибар бирүләрен сорыйм.

Русия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин 2024 елда гомумдәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Аерым алганда, 1 июньгә илдә 43,8 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган, шуларның 1,1 млн кв. м – Башкортстанда.

Марат Хөснуллин үз чиратында федераль программалар һәм гомумдәүләт проектлар күрсәткечләрен үтәү буенча лидер төбәкләрне билгеләп үтте.

- Уңай динамиканы Пенза, Түбән Новгород өлкәләре, Адыгея Республикасы, Төньяк Осетия-Алания, Татарстан, Башкортстан, Карача-Черкес һәм Чечен Республикалары күрсәтә. Яхшы нәтиҗәләр өчен рәхмәт, тизлекне киметмәвегезне сорыйм, - диде вице-премьер.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас