Уфа районының Зубово авылында мини-футбол белән шөгыльләнү өчен спорт комплексы төзү проекты турында «Водалюкс Инжиниринг» компаниясе директоры Илгиз Газизов сөйләде. Башлангычны 3 ел эчендә тормышка ашырырга планлаштыралар. Инвестицияләр күләме 105 миллион сум тәшкил итәчәк. Комплекс ачылгач, биш яңа эш урыны барлыкка киләчәк.
Утырышта шулай ук Иглин районында ел әйләнәсе «Алмалар» этномәдәни глэмпингын булдыру проектын карадылар. Аны «Финанс Сервис» компаниясенә нигез салучы Евгений Исламов тәкъдим итте. Инвестор җир кишәрлеген сайлап алган һәм 2027 ел ахырына кадәр бу мәйданчыкта 21 модульле торак йорт, шулай ук конференцияләр залы, ресторан, мунча һәм спорт мәйданчыклары төзүне планлаштыра. Глэмпинг территориясендә беренче объектларны 2024 елда ук урнаштыра башлаячаклар. Бу максатларга барлыгы 94,4 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Бу 24 яңа эш урыны оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
«РегионТоргПром» компаниясенең генеральный директоры тиз төзелә торган торак йортлар җитештерүне киңәйтү, шулай ук агач согының төрле төрләрен – урман эшкәртү производствосының өстәмә продуктын салу буенча куәтләрне арттыру планнары турында сөйләде. NE VODA бренды астында чыгарылган бу эчемлекләр «Башкортстан продукты» проекты товарлары ассортиментына керә. Проектны Башкортстанның Үсеш корпорациясе белән берлектә әзерләгәннәр. Аны берничә этапта тормышка ашырырга планлаштыралар. Инвестицияләрнең гомум күләме 230 миллион сум тәшкил итәчәк. Тулы җитештерү циклы башланганнан соң биредә 35 яңа белгеч эшләячәк.
«Транснефть – Урал» компаниясе генеральный директоры урынбасары Павел Кириллов төбәктә торба үткәргеч транспорты объектларын төзү башлангычын тәкъдим итте. Инвестор кайбер объектлар буенча проект-эзләү эшләрен башкаруга кереште инде. Инвестицияләрнең гомум күләме 8,2 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Төзелеш материаллары комбинаты компаниясенең генеральный директоры Владимир Артановский Стәрлетамак районында «Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә газ-бетон әйберләр җитештерү заводын булдыру планнары турында сөйләде. Проектны Башкортстанның Үсеш корпорациясе ярдәме белән әзерләгәннәр. Аны гамәлгә ашыруга 1,9 миллиард сум акча юнәлтеләчәк, 2027 елда 120 яңа эш урыны булдырылачак.
Төбәкнең инвестиция комитеты тәкъдим ителгән проектларны хуплады һәм өстенлекле статуслар бирде.
Фото: glavarb.ru