Индустриаль тур кысаларында делегатлар "Россильбер" компаниясенең буяулар һәм майлау материаллары җитештерү заводында, "Ультра Декор" агач эшкәртү предприятиесендә һәм "АМКОДОР-Агидель" ашлык эшкәртү өчен җиһазлар җитештерү заводында булды.
- Әлеге чара бик мөһим. Без хезмәттәшләребезгә үзебез төзегән инфраструктураны ачык итеп күрсәтә, аларны резидентлар белән таныштыра алдык. Шуны да әйтәсем килә: быел без әлеге махсус икътисади зона территориясен тагын 106 гектарга киңәйтергә планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Өч көнлек программа шулай ук панель сессияләрендә катнашуны үз эченә ала, анда Үсеш корпорациясе җитәкчесе, спикерлар чыгыш ясый. Наил Габбасов катнашучыларга ведомство тарафыннан инвесторларны җәлеп итү өчен кулланыла торган инструментлар турында сөйләде, шулай ук Башкортстанда Региональ инвестиция стандартын (РИС) гамәлгә ашыруга игътибарны юнәлтте.
Фото: pravitelstvorb.ru