+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 июнь 2024, 05:10

Уфада "Да дому" белорус кибетләре ачылачак

Кичә Витебскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссиянең Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисе Иван Крупко белән очрашты. Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы һәм төбәкләрнең ике яклы хезмәттәшлеген үстерүнең яңа юнәлешләре турында фикер алышты.

Уфада "Да дому" белорус кибетләре ачылачакУфада "Да дому" белорус кибетләре ачылачак
Уфада "Да дому" белорус кибетләре ачылачак

Гомель өлкә башкарма комитеты рәисе Витебскига Белоруссия һәм Русия төбәкләренең XI форумы эшендә катнашу өчен килгән Башкортстан делегациясен сәламләде һәм бу сәфәрнең төбәкара хезмәттәшлекне алга таба ныгытуда әһәмиятен билгеләп үтте.

- Русия һәм Белоруссия төбәкләре форумы - союздаш дәүләтнең ныклы икътисадын булдыру, мәдәни традицияләрне һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту өчен мөһим вакыйга. Узган ел Уфада узган Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X юбилей форумы нәтиҗәсендә Башкортстанда беренче «Коминтерн» предприятиесе кибете, Башкорт дәүләт аграр университетында «Гомсельмаш» сервис үзәге һәм уку аудиториясе ачылды, – дип ассызыклады Иван Крупко. - Бүген безнең төбәкара хезмәттәшлегебез тагын да ныгыды. Белоруссия һәм Русия төбәкләренең XI форумы мәйданчыгында без Башкортстанның Салават шәһәре һәм Гомель өлкәсенең Мозырь районы арасында туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешүгә кул куйдык.

Иван Крупко шулай ук Гомель өлкәсе һәм Башкортстанның икътисади хезмәттәшлеге уңай динамика белән характерлана дип билгеләде.

- Димәк, без 2022-23 елларда бергә билгеләгән эш юнәлешләре бүген үз нәтиҗәләрен бирә. Товар әйләнеше арта, икътисад ныгый һәм, әлбәттә, хезмәттәшлек ныгый, – дип билгеләп үтте Иван Крупко.

Радий Хәбиров уртак проектларны үстерү өчен перспектив юнәлешләрне атады.

Очрашуда шулай ук машина төзүдә, химия продукциясе җитештерүдә, азык-төлек хәвефсезлеген арттыруда, туризмда үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Уфада «Да дому» белорус кибетләре челтәрен ачу проектын карадылар.

Иван Крупко төбәкара хезмәттәшлеккә өлеш керткән өчен Радий Хәбировка «Халыклар дуслыгы» билгесен тапшырды, шулай ук республика делегациясен 2024 елның 19-20 сентябрендә узачак XVIII Гомель икътисади форумына чакырды.

Башкортстан Башлыгы, үз чиратында, Белоруссиянең Гомель өлкәсе вәкилләрен Уфаның 450 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм чараларында һәм халыкара бизнес атналыгында катнашырга чакырды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас