Былтыр Башкортстан инвестицияләр рәвешендә 620 млрд сум җәлеп иткән, ә агымдагы елның беренче кварталында инвестицияләр күләме 105 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.
Инвестицияләр җәлеп итүгә түбәндәге тармаклар зур өлеш кертте: транспортлау һәм саклау, эшкәртү производстволары, авыл хуҗалыгы һәм башкалар. Республикада барлык ярдәм чаралары нәтиҗәле эшли, ә төбәктә гамәлдә булган бизнес-шерифлар институты кече бизнесның инвестицион активлыгын арттырырга мөмкинлек бирде. 1 апрельгә Башкортстанның инвестиция портфелендә 1,2 трлн сумлык 2200 инвестпроект исәпләнә, 61 мең эш урыны булдыру күздә тотыла. Быел 88,5 млрд сумлык 300 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла башлады. Башкортстанның инвестицияләр җәлеп итү программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе Русиянең башка төбәкләре актив өйрәнә.
Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, 2028 елга республика ел саен 1 трлн сумга инвестицияләр җәлеп итү бусагасына ирешергә ниятли, ә алга таба күрсәткеч үсүен дәвам итәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу "лаеклы нәтиҗә, аңа омтылырга кирәк". Ул һәр тармак җитәкчесенең бурычын, икътисади катлаулы вакытка карамастан, үз участогында инвестицияләрне арттыруны тәэмин итү кирәклеген әйтте.
Фото: bashinform.ru