+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 июль 2024, 17:27

Бизнес-берләшмә белән инвестицияләр климатын яхшырту турында фикер алышынды

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм яңа проектларны алга сөрү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрделәр.

Бизнес-берләшмә белән инвестицияләр климатын яхшырту турында фикер алышындыБизнес-берләшмә белән инвестицияләр климатын яхшырту турында фикер алышынды
Бизнес-берләшмә белән инвестицияләр климатын яхшырту турында фикер алышынды

Республика Башлыгы үз чыгышында Стратегик башлангычлар агентлыгы белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм төрле проектлар кысаларында бергә эшләгәне өчен агентлык командасына рәхмәт белдерде.

- Без, Русиянең барлык төбәкләре кебек үк, инвестицияләрне шактый арттыру белән кызыксынабыз. Бизнес белән эшләвебезне чын мәгънәсендә стимуллаштыручы – инвестицион климат торышының милли рейтингы, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республика күрсәткечләренең яртысы диярлек рейтингның иң яхшы төркеменә кергән. Мәсәлән, милек хокукларын теркәү вакыты - өч көнгә кадәр, ә җир кишәрлекләрен арендага алу вакыты 24 көнгә кадәр кыскартылган. Объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу өчен процедуралар саны да кимегән.

Светлана Чупшева киңәшмәдә инвестицион климат торышының рейтингы төбәкнең идарә итү командасының эшкуарлар берләшмәсе тарафыннан эшен бәяләүдән гыйбарәт булуын ассызыклады.

- Башкортстанның ел саен рейтингта үз позицияләрен яхшыртуы сөендерә. Бу республика җитәкчелегенең бизнес үсешенә игътибарлы булуын күрсәтә, - диде Светлана Чупшева. - Эшкуарлар төбәктә гамәлгә ашырырга ниятләгән һәр инвестиция проекты республика яки урындагы дәрәҗәдә хуплау таба. Башкортстанның идарә командасына бу юнәлештә нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәт белдерәм.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас