Форум кырында «Сбербанк», Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Оман Солтанлыгы вәкилләре белән очрашулар узды инде. Планнарда Белоруссия сәнәгать министры Александр Ефимов һәм Казахстан сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев белән очрашу.
Сишәмбе, 9 июльдә, Башкортстан делегациясен республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләячәк. Төбәк җитәкчесе берничә эш очрашуы үткәрәчәк һәм Русия Федерациясе субъектларында сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итүдә катнашачак. Исегезгә төшерәбез, 2022 ел нәтиҗәләре буенча республика анда өченче урынны алды, ә моңа кадәр ике ел рәттән рейтинг лидеры булды.
- Үз алдыбызга зур бурычлар куябыз. Форумда катнашу уңай нәтиҗәләр бирәчәген күрәбез, - диде Андрей Назаров.
Шулай ук 9 июльдә Башкортстан стендына Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килер дип көтелә.
Республика стендында төбәкнең алдынгы сәнәгать предприятиеләре проектлары һәм продукциясе, шул исәптән илдә БПЛА өчен электр двигательләре җитештерү буенча беренче завод макеты, нефть һәм газ чыгару предприятиеләре эшен оптимальләштерү өчен «Уралтехнострой» корпорациясеннән күп фазалы инновацион эшләнмә, шулай ук Уфа турбина заводыннан газ турбиналы двигатель макеты тәкъдим ителә. Стенд концепциясенең төп акценты - Башкортстанның сәнәгать тармагын үстерүнең инновацион юнәлеше.
Фото: glavarb.ru