Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Саклык банкының республиканың күп юнәлешләр буенча күптәнге һәм ышанычлы партнеры булуын әйтте. Банк сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына һәм башка күп тармакларга кредит бирә. Социаль, хәйрия проектларында катнаша, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм итә.
- Безнең Саклык банкы белән уртак проектлар саны да арта. Беренче чиратта, бу югары уку йортлары арасында студентлар кампусы төзелеше, һәм монда инде икенче чиратны төзибез. Кампусны тутыру этабында иң мөһим объект булып "Мәктәп 21" филиалы тора. Программалаштыруда инновацион алымнар кертербез һәм, гомумән, IT-белем бирүдә алга китеш ясарбыз дип көтәбез. Шулай ук без Саклык банкының Уфаның 450 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерләнүдә катнашу ниятен югары бәялибез. Без сезне төп проектларыбызның стратегик партнеры дип саныйбыз, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Министрлар кабинеты җитәкчесе «Сәнәгать ипотекасы» программасына аерым тукталды, аны гамәлгә ашыруда пилот төбәк булып Башкортстан чыгыш ясады. Спикер билгеләп үткәнчә, ул стратегик тармакларны үстерү һәм импортны алмаштыру өчен мөһим. 2023 ел нәтиҗәләре буенча, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң, бирелгән сәнәгать ипотека кредитлары саны буенча Башкортстан лидерлар өчлегенә керде.
Фото: pravitelstvorb.ru