+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 июль 2024, 12:05

“Башкортстан - Русиянең сәнәгать үсеш алган төбәкләренең берсе”

Башкортстан - Русиянең сәнәгать үсеш алган төбәкләренең берсе, ул вакыт белән бергә бара гына түгел, ә күп нәрсәләрне алдан күрә. Бу хакта Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин «Иннопром-2024» халыкара күргәзмәсе кысаларында узган Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров белән очрашуда белдерде.

“Башкортстан - Русиянең сәнәгать үсеш алган төбәкләренең берсе”“Башкортстан - Русиянең сәнәгать үсеш алган төбәкләренең берсе”
“Башкортстан - Русиянең сәнәгать үсеш алган төбәкләренең берсе”
- Быел республикада күп нәрсәләр булды, шул исәптән эшләнмәләрдә дә. Алар төбәктә, предприятиеләрдә инновацион үсешкә кагыла. Безнең сугышчыларга ярдәм итүгә килгәндә, бу юнәлештә дә искиткеч эшләр башкарылды, – дип аңлатма бирде Федераль сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, төбәк казанышлары Сәүдә-сәнәгать палатасы мәнфәгатьләрен яклаган эшкуарлык җәмәгатьчелегенең актив ярдәменнән башка мөмкин түгел.

- Башкортстанда ул дәүләт инвестиция сәясәтен эшләүдә, бизнеска ярдәм итү чараларын формалаштыруда һәм Хөкүмәт эшчәнлегенең өстенлекләре белән бәйле башка күп кенә аспектларда актив катнаша. Нәтиҗәдә, 5 ел эчендә Башкортстанга инвестицияләр 50 проценттан артыграк салынган, бүген гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары саны 2 меңнән артык. Узган ел гына да республика икътисадына кертемнәр күләме 7,6 процентка артып, 620 млрд сумга җитте, – диде Премьер-министр.

Яклар Башкортстан Хөкүмәтенең Русия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы белән алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алышты.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас