+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 июль 2024, 17:06

Куергазыда агачтан модульле корылмалар җитештереләчәк

«Иннопром-2024» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм Күмертаудан эшкуар Светлана Хәлфина агач каркас конструкцияләрдән модульле корылмалар җитештерү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру ниятләре турында килешү төзеделәр. Планлаштырылган инвестицияләр күләме - 100 миллион сум.

Куергазыда агачтан модульле корылмалар җитештереләчәкКуергазыда агачтан модульле корылмалар җитештереләчәк
Куергазыда агачтан модульле корылмалар җитештереләчәк

Яңа производствоны Куергазы районының Ермолаево авылында урнаштыру планлаштырыла.

- Инвестор 6000 квадрат метр мәйданлы бинага капиталь ремонт ясаячак. Әлегә җиһазлар сатып алынган, технология һәм тәҗрибә үрнәкләре эшләнгән, завод эчендә һәм климат сынаулары үткәрелгән.

Проектны гамәлгә ашыру югары дәрәҗәдәге модульле корылмаларның көндәшле сәнәгать җитештерүен булдырырга һәм Русия Федерациясенең шундый ук технологияләр импортына бәйлелеген булдырмаска мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас