Өч эш тә «Иң яхшы төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру объектлары проекты, шәһәр округының генераль планы» номинациясендә 2нче дәрәҗә диплом алды. Башка ике эш эшләнмәләр стадиясендә булган, әмма гамәлгә ашырылмаган проектлар арасында призер булды.
- Башкортстанның төзелеш комплексы үз эшенең профессионаллары белән дан тота. Безнең белгечләр федераль дәрәҗәдәге төрле конкурсларда беренче тапкыр гына катнашмый һәм җиңү яулый. Бу торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча республика проектларының илнең иң яхшы проектларыннан калышмавын күрсәтә, – дип сөйләде республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.
Быел конкурста алты номинациядә 1412 проект катнашты, шул исәптән Русиянең - 77, чит илләрнең 15 югары уку йорты студентлары һәм аспирантларыннан 995 гариза. Гаризалар географиясе Русиянең барлык федераль округларын һәм берничә чит илне колачлый.
Фото: pravitelstvorb.ru