«КамАЗ» - Русиядә авыр йөк автомобильләре җитештерүче иң эре компания. Предприятие "Ростех" компанияләр төркеменә керә. Башкортстанда концернның өч компаниясе үз эшчәнлеген алып бара: Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводы, "НефАЗ" һәм "БелЗАН". Җитештерү чылбырына шулай ук республиканың 54 предприятиесе керә, шул исәптән «Автопласт», «Белорецкий завод рессор и пружин», «Уральский пружинный завод», «Салаватстекло», «Стеклонит».
Башкортстан Башлыгы Сергей Когогинга һәм "КамАЗ" җитәкчелегенә республика белән хезмәттәшлек һәм уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде. Шуларның берсе - «Мастер» машина төзелеше технопаркы. Исегезгә төшерәбез, аны 2023 елның декабрендә Туймазыда ачтылар. Паркның төп резиденты - Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводы.
«КамАЗ»ның генеральный директоры Сергей Когогин билгеләвенчә, холдинг Башкортстанда яңа производстволар ачарга тели, шул исәптән технопарклар форматында да. Бу төбәкнең кече һәм урта предприятиеләренә ярдәм итү өчен инде булган инфраструктураны һәм ресурсларны кулланырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук инновацион технологияләр үсешенә һәм инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәк.
Очрашуның азагында яклар Нефтекамада Башкортстан белән «КамАЗ» арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү буенча эшлекле төркем утырышын үткәрү турында карар кабул итте.
Фото: glavarb.ru