Эшкуарларга Абу-Дабиның икътисади зоналары һәм Евразия сәүдә-сәнәгать хабының KEZAD ирекле икътисади зонасындагы мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр.
- Уфага без беренче тапкыр килдек һәм монда инде 2 көн үткәрдек. Визит бик кызыклы булды. Без монда актив бизнес җәмәгатьчелегенең Абу-Даби һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кызыксыну күрсәтүе белән бик сокландык. Безгә Башкортстан белән хезмәттәшлек бик кызыклы булыр иде. Һәм, минемчә, безнең визит - Русия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында элемтәләр урнаштыру өчен бик яхшы мөмкинлек. Без үз миссиябезне ике илнең предприятиеләрен таныштыруда һәм аларның якынаюында күрәбез, - диде икътисади зоналарның халыкара бизнес үсеше буенча вице-президенты Халид Әл-Марзуки.
Спикер, шулай ук, моңа кадәр Русия предприятиеләренең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең сәнәгать зоналарына турыдан-туры керү мөмкинлеге булмавын билгеләп үтте. Әмма хәзер, Кытай, Һиндстан һәм Европа компанияләреннән тыш, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарында Русия оешмалары ешрак күренә башлаячак.
Фото: pravitelstvorb.ru