«Нефтекама ит комбинаты» предприятиесе генеральный директоры Яков Бакшиев эшкәртү предприятиесен модернизацияләү планнары турында сөйләде. Сүз елына ит продукциясе җитештерү күләмен 1,1 мең тоннадан 10,5 мең тоннага кадәр арттыру өчен җитештерү цехларын реконструкцияләү турында бара.
Проектка өстенлекле статус бирелде. Технологик җиһазлар сатып алу чыгымнарының бер өлеше дә капланачак. Радий Хәбиров шулай ук комбинат өчен квалификацияле белгечләр әзерләү кирәклегенә игътибар итте һәм муниципалитетка предприятиегә керү юлын ремонтлауда ярдәм күрсәтергә кушты.
"Урожай" токымлы маллар заводы генеральный директоры Айдар Мөхәрләмов 1500 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзү проектын тәкъдим итте. Сүз Илеш районында эшләп килүче мәйданчыкта заманча сөтчелек фермасы төзү турында бара. 1,4 миллиард сумлык заводның яңа проекты савып алынган сөт күләмен тәүлеккә 35 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Технологик комплексны заманча Русия-Белоруссия җиһазлары белән җиһазландырачаклар. Ферма төзелеше агымдагы елда башланачак. 2025 елда аны эшләтеп җибәргәннән соң, җитештерүдә эш урыннарын 30 кешегә артачак. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча республиканың Инвесткомитеты проектка өстенлекле статус бирде.
Әлеге һәм башка инвестпроектлар барысы да хупланды.
Фото: glavarb.ru