+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 июль 2024, 08:15

Тынгысыз эш уңыш китерә

Республика сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча Русиядә беренче урында.

Тынгысыз эш уңыш китерәТынгысыз эш уңыш китерә
Тынгысыз эш уңыш китерә

Хәбәр ителүенчә, 2023 ел йомгаклары буенча Башкортстан сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында Русиядә беренче урынны алды. Рейтинг нәтиҗәләре Екатеринбургта “Иннопром-2024” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә игълан ителде.
Икенче урында – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, ә өченче урында – Краснодар крае.

Рейтинг Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы методикасы буенча формалаштырыла һәм төбәкнең икътисади үсеше динамикасын, бизнесның эшлекле активлыгын, шулай ук, Русиянең Сәнәгатьне үстерү фонды белән үзара хезмәттәшлекне чагылдыра.
Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов форумда лидерларны котлады һәм алдынгы төбәкләр тәҗрибәсенең сәнәгать сәясәтенең уңышлы ысулларын башка төбәкләргә тарату ягыннан мөһим булуын билгеләп үтте.
– Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инде дүртенче ел рәттән төбәкләрдә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның иң яхшы эш тәҗрибәләрен бәяли. Бу вакыт эчендә ул территорияләрнең индустриаль үсешендә көчле һәм көчсез якларны ачыклауның анык инструментына әверелде, – диде Антон Алиханов. – Рейтинг төбәкләрдә үз эшеңне җайга салу өчен мөмкин булган чараларны билгеләргә ярдәм итә. Җиңүчеләрнең тәҗрибәсе башкаларга ориентир булып тора, әлбәттә, без аларны традицион тәҗрибә уртаклашу чаралары кысаларында үз ысулларына башкаларны да өйрәтүгә җәлеп итәчәкбез. Моннан тыш, лидерларга объектив сәбәпләр аркасында әлегә артта калучыларга остазлык бурычын да йөклибез.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика сәнәгатен үстерү буенча кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Соңгы елларда республикада үткәрелгән системалы эш үз җимешләрен бирә. Санкция­ләр басымына һәм икътисади шартларның катлаулы булуына карамастан, безнең сәнәгать тотрыклы үсеш күрсәтә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда сәнәгать җитеш­терүенең үсеше 6,5 процент тәшкил итте, 2024 елның биш аенда 7,4 процент үсешкә ирешелде, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге постында. – Без Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Сәнәгатьне үстерү фонды белән актив хезмәттәшлек итәбез. Тармак кластерларын үстерәбез, индустриаль һәм сәнәгать паркларын ачабыз. Импортны алмаштыру мәсьәлә­ләре белән шөгыльләнәбез. Инновацияле проектларны хуплыйбыз. Предприя­тиеләр белән нәтиҗәле туры бәйләнеш урнаштырабыз. Квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирәбез. Нәтиҗәле сәясәт алып барган өчен федераль дәрәҗәдәге коллегаларыбызга аеруча рәхмәт, бу безгә алга барырга мөмкинлек бирә.
Шуны да билгеләү мөһим, республика эшкә кушылган сәнәгать кластерлары саны буенча Русиядә лидер – Башкортстанда барлыгы 12 индустриаль парк һәм 19 технопарк бар.
Санкцияләр басымы, дигәннән, Русиягә карата чит илләр тарафыннан икътисади чикләүләр кулланыла башлагач ук республика җитәкчелеге икътисад тармакларының тотрыклылыгын тәэмин итүне беренчел максат итеп куйды.
Килеп туган икътисади шартларда сәнә­гать­кә ярдәм зур роль уйный, әлеге тармак предприятиеләре республика бюджетына күпчелек салым керемнәрен тәэмин итә. Аерым алганда, сәнәгать тармагына һәм система барлыкка китерүче, ягъни төбәк икътисады таяна торган предприятиеләр эшен дәртләндерүгә – 3 миллиард сумнан артык, ә кече бизнеска ярдәм итүгә 1 миллиард сумнан артык акча юнәлтергә карар ителде.
Күп кенә төбәкләр кебек үк, безнең республикада да җитештерү тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе иң мөһимнәрдән исәпләнә. Бүгенге көндә конструкторларга, технологларга һәм айтишникларга ихтыяҗ аеруча зур.
“Профессионалитет” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда кол­леджларның матди базасы ныгытыла. Шушы максатта 1,1 миллиард сум күләмендә субсидияләр җәлеп ителде. 14 белем бирү-җитештерү кластеры булдырылды. Ил буенча бу – сан ягыннан иң күбе.
Үзебездә булдырган дөнья дәрәҗәсендәге Евразия НОЦы кысаларында без фән белән җитештерү арасында тыгыз бәйләнешләр урнаштырдык. Иң мөһим өстенлек – инно­вацияләрне кулланышка кертү. Башкортстан фәнни-технологик үсеш буенча комплекслы дәүләт программасын эшләү өчен югары фәнни-технологик потенциалы булган 20 пилот төбәк арасына керде. 2030 елга тулай төбәк продукты структурасында инновацияле продукция өлешен – 35 процентка кадәр, фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр күләмен икеләтә арттырырга планлаштырабыз”, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
“Сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы бик мөһим. Ул зур, интеграль, анда 50гә якын күрсәткеч бар. Сәнәгатьтә нәрсә булганын, динамиканың ниндилеген аңлау һәрвакыт мөһим.
Бездә сәнәгатькә ярдәм итүнең барлык инструментлары, Сәнәгатьне үстерү фонды, сәнәгать туризмы, яшьләрне сәнәгатькә җәлеп итү бик яхшы эшли. Бу күрсәткечләр беренче урынны алырга мөмкинлек бирде. Һәм иң мөһиме – бу күрсәткеч икътисадның анык үсеш күрсәткечләреннән чыгып эшләнә. Узган елны без 7 процентлы диярлек үсеш белән тәмамладык, хәзер биш ай эчендә динамика – 7,5 процент. Үсеш бар, предприятиеләр эшли. Болар җиңел генә бирелми. Республикада нәкъ менә эшкәртү сәнәгатенең өлеше зур. Шунысы мөһим, хәзерге икътисади шартларда бездә экспорт үсә, чимал да түгел, энергия дә түгел, нәкъ менә үзебез ясаган әйберләрне өстәмә бәя белән сата башлыйбыз. Болар барысы да куандыра”, – диде Радий Хәбиров.
2023 елда Русиядә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында Башкортстанның өченче тапкыр беренче урынны алуы очраклы түгел, дип саный “Искож” җәмгыятенең генеральный директоры Лиана Киршина. Аның фикеренчә, сәнәгатькә ярдәм итүнең хәзерге дәрәҗәсе, ун ел элек булган белән чагыштырганда – күк белән җир арасы.
“Безнең предприятие дәүләт ярдәменең барлык чараларыннан актив файдалана, бигрәк тә республика дәрәҗәсендә. Без – җиңел сәнәгать предприятиесе, бу тармак үсеше өчен Башкортстанда бик күп эш башкарыла. Мәсәлән, җиңел сәнәгать өчен махсус рәвештә материаллар һәм җиһазлар сатып алу чыгымнарының бер өлешен Башкортстан бюджетыннан субсидияләү программасы эшләнгән. Бу безгә җитештерүне арттырырга һәм яңа төр продукцияне үзләштерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук персоналны укытуда ярдәм итәләр. Кадрлар дефициты бүген бөтен Русия хезмәт базарында сизелә. Гомумән алганда, дәүләт ярдәме белән бездә керем дә, ассортимент та арта.
Дәүләт программалары ярдәмендә импортны алмаштыру программасы кысаларында якын арада без җәмәгать транспорты һәм лифтлар өчен хәвефсез идән япмалары җитештерүне башлап җибәрәбез. Элек Русиядә мондый җитештерү булмаган, ә япмалар безгә чит илләрдән китерелгән. Ярдәм чараларының барысы да заказларны вакытында үтәргә мөмкинлек бирә. Заказлар күләме, билгеле булуынча, чит ил тәэмин итүчеләренең Русия базарыннан китүе аркасында даими арта. Без күрсәткән ярдәм өчен республика җитәкче­легенә рәхмәт белдерәбез”, – диде Лиана Киршина.
УУНиТ Икътисад, идарә һәм бизнес институты директоры вазыйфаларын башкаручы, икътисад фәннәре докторы Константин Гришин республиканың дәүләт дәрәҗәсендәге рейтингта зур казанышка ирешүе уңаеннан болай диде: “Башкортстанда сәнәгать үсеше өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Берничә ел рәттән республиканың сәнәгать җитештерүе өлкәсендә уңай динамика күрсәтүе очраклы түгел. Бездәге саннар Русиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бу юлы без хәтта Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен, икътисади яктан бик көчле төбәкләрне артта калдырдык. Башкортстан күрсәткән нәтиҗәләр республика Башлыгы Радий Хәбировның идарә итү командасы тарафыннан бу юнәлештә алып барылган системалы эшнең югары нәтиҗәлелеген күрсәтә”.
Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин “Иннопром-2024” халыкара сәнәгать күргәз­мәсендә Башкортстан стенды белән танышты. Ул, гомумән, Башкортстанның индустриаль тармаклары үсеш динамикасын, атап әйткәндә, БПЛА өчен электр двигательләрен югары бәяләде.
Башкортстанның экспозициядә тәкъдим ителгән төп индустриаль казанышлары турында республика Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.
Ул, шулай ук, Русия Хөкүмәтенә индустриаль тармакларга ярдәм итүнең нәтиҗәле чаралары өчен рәхмәт белдерде.
– Русия Федерациясе Хөкүмәте булдырган ярдәм чараларын без алабыз, кулланабыз. Профильле федераль программаларда катнашу өчен конкурс сайлап алуына даими рәвештә гариза бирәбез. Болар барысы да безнең сәнәгать үсешенә ярдәм итә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас