+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 июль , 09:09

Әбҗәлилдә сәнәгать үсештә!

Ил Президенты Владимир Путин катнашлыгында 2021 елда эшкә кушылган “Цемикс” заводы да моның ачык мисалы булып тора.

Әбҗәлилдә сәнәгать үсештә!
Әбҗәлилдә сәнәгать үсештә!
Бүген Башкортстан барлык төп юнәлешләр буенча да ышанычлы үсеш кичерә. Соңгы еллардагы үсеш күрсәткечләренә караганда, илебез төбәкләре арасында күп өлкәләрдә алдынгылар исәбендәбез. Бу Башкортстан җитәкчелеге командасы эшчәнлегенең югары нәтиҗәлелеге турында сөйли.

Әбҗәлил районында да соңгы елларда сәнәгать зур үсеш кичерде. Шуны атап үтү дә җитә: 2019 елдан 2023 елга кадәр районда сәнәгать продукциясе җитештерү күләме 17 тапкырга арткан!

Шулай ук, эре һәм уртача предприятиеләр буенча да сәнәгать продукциясе җитештерү күләмнәре арта, былтыр ул 2770 миллион сум булган. 2022 ел күрсәткеченә карата үсеш 22,3 процент тәшкил итә.
Әлбәттә, район сәнәгатендә шундый югары күрсәткечләргә ирешүдә 2021 елда ачылган “Цемикс” заводы да гаять мөһим роль уйный. Мәгълүм булуынча, өч ел элек заводны эшкә кушу тантанасында Русия Президенты Владимир Путин, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Lasselsberger компанияләр төркемен гамәлгә куючы Йозеф Ласселсбергер катнашты.

Инвестиция проекты кысаларында заводта елына 240 мең тонна цемент һәм 100 мең тонна микрокальцит җитештерелә. Киләчәктә, шулай ук, елына 100 мең тонна төзелеш катнашмалары әзерләү һәм аларны төрү цехын эшкә кушу планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 220 яңа эш урыны булдырылган.
“Цемикс” — илдә ак цемент җитештерүче икенче завод. Әлеге продукция илебез базарында чит ил продукциясен алмаштыра, бу төзелеш объектлары бәясен киметә.
Заводны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров проектның ил һәм республика икътисады өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

– Без Башкортстанның Урал аръягында яңа завод ачабыз, ул төзелеш материаллары индустриясен һәм тоташ илнең төзелеш тармагын үстерүгә хезмәт итәчәк, Русия базарында ак цементка ихтыяҗны тулысынча каплый алачак, – диде Радий Хәбиров. – “Ласселсбергер” – безнең күптәнге һәм ышанычлы партнерыбыз. Без бу хезмәттәшлекне бик югары бәялибез.“Цемикс” – компаниянең республикадагы икенче проекты. Алга китеп шуны да әйтәм — соңгысы түгел.

Республика җитәкчесе билгеләвенчә, проектка старт бирелгәннән алып Башкортстан Хөкүмәте барлык юнәлешләр буенча максималь ярдәм күрсәтте.

– Без контроль һәм рөхсәт бирү органнарында документлар белән ярдәм иттек. Сатуларсыз завод мәйданчыгы өчен җир участогы бирдек. Инвесторны 10 елга милеккә салым түләүдән азат иттек. Табышка салым ставкасын киметтек. “Дәүләт – Әлмөхәммәт” трассасын Магнитогорскины урап узу автомобиль юлын төзүгә 272 миллион сум акча салдык. Завод төзелеше чорында электр энергиясе һәм газ тәэминаты оештырылды. Пандемия шартларында да проектны вакытында төгәлли алдык, – диде республика җитәкчесе.

Йозеф Ласселсбергер республика Башлыгы Радий Хәбиров командасының нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте.

– Урындагы власть белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне билгеләп үтәсем килә. Без төбәк дәрәҗәсендә бик мөһим ярдәм алдык, ул компания эше өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирде. Моның өчен Башкортстан җитәкчелегенә аерым рәхмәт белдерәсем килә, – диде ул.

Шуны билгеләргә кирәк, биредә продукция җитештерү өчен сусыз, “коры” технология файдаланыла. Нәтиҗәдә, яңа комплекс, цементны традицион “юеш” җитештерүгә караганда, экологик яктан күпкә хәвефсез. Моннан тыш, предприятиедә зарарлы матдәләрне фильтрлауның заманча системасы көйләнгән.

Шулай ук, “Цемикс” коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводында мондый производстволар өчен ягулыкның экологик яктан иң чиста төре кулланыла. Бу хакта “Газпром Межрегионгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Локманов белдерде.

– Биредә заманча технологияләр кулланыла, тәҗрибәле белгечләр эшли. Хәвефсезлек, экология ягыннан барлык чаралар да күрелгән. Шуңа күрә биредә табигатькә бернинди зыян да килми, – дип белдерде ул.

Алдагы планнарга килгәндә, “Цемикс” продукция җитештерүне киңәйтергә һәм продукция күләмен елына 224 мең тоннага кадәр арттырырга планлаштыра.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: