+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 август 2024, 04:30

Халык мәнфәгате – үзәктә

Биш елда республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 172 миллиард сум юнәлтелгән.

Халык мәнфәгате – үзәктәХалык мәнфәгате – үзәктә
Халык мәнфәгате – үзәктә

Бүгенге хәл-шартлар яңадан-яңа сынауларга дучар итүгә карамастан, Башкортстанда икътисадны тотрыклыландыру юнәлешендәге чараларны тормышка ашыру дәвам итә. Тотрыклы социаль-икътисади үсешкә ирешүдә гомумдәүләт проектлары, алар кысаларында төзелүче объектларны сафка кертү мөһим роль уйный.

Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән гомумдәүләт проектларын финанслау өчен ил төбәкләренә өстәмә рәвештә триллионнарча сум акча күчерелә. Проектларны тормышка ашыру кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырта. Инфраструктураны яңарту белән беррәттән, монда эш хакларының, урындагы казна керемнәренең артуы турында да сүз бара. Кыскасы, медицинага һәм мәгарифкә, мәдәнияткә һәм спортка, юллар һәм күперләр төзүгә, шәһәр-авылларыбызны төзекләндерүгә бик зур акчалар бүленә.
Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Русия Президенты башлангычы белән республикада гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары турында сөйләде. Ул билгеләп үтүенчә, бу проектлар ирешелергә тиешле максатларны төгәл билгели һәм ул максатлар тормышка ашсын өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
“Башкортстанда 14 гомумдәүләт проекты гамәлдә, алар кысаларында без үзебезнең, төбәк проектларын да гамәлгә ашырабыз. Бу проектлар мәгариф һәм сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт, экология, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, малтабарлыкны үстерү һәм башка өлкәләрне үз эченә ала”, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк проектларын гамәлгә ашыру, дигәннән. Хәбәр ителүенчә, “2020-24 елларга Башкортстан Республикасы территориясендә юл буе сервисын үстерү концепциясе” расланды. Бу документ автомобиль юллары буйлап 1000 яңа объект төзүне һәм шулкадәр үк объектны яңартуны үз эченә ала. Аны гамәлгә ашыру территорияләрнең социаль-икътисади үсешенә өлеш кертергә, яңа эш урыннары булдыру өчен шартлар тудырырга, шулай ук, инвесторлар җәлеп итәргә, республикада ваклап сату товар әйләнеше күләмен үстерергә, туристлар җәлеп итүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу юнәлештә дә республикада нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла.
Башкортстанда гомумдәүләт проектлары кысаларында барлыгы 47 төбәк проектын гамәлгә ашыруга 2023 елда 42 миллиард сумнан артык акча бүленде, 33 капиталь объект төзелеп бетте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча гамәлгә ашырылучы төзекләндерү проектлары турында болай дигән иде:

“Быел тагын 123 иҗтимагый территорияне төзекләндерәчәкбез.
Шуларның 67се – шәһәрләрдә, 56сы – авылларда. Барлык проектлар да
онлайн-тавыш бирү ярдәмендә халык тарафыннан сайлап алынды.
Мин республика буенча күп йөрим, һәм минем чыннан да
чагыштырырлык мөмкинлегем бар. Шәһәрләребез һәм авылларыбыз үзгәрә, яңа парклар, аллеяләр, скверлар барлыкка килә, халыкның яраткан ял итү урыннары яңа сулыш ала. Соңгы биш елда
“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча
без Башкортстанда 683 объектны төзекләндердек. Проектны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән 7 миллиард сумның 91 проценты –
федераль бюджеттан”.

Гомумән алганда, биш ел эчендә, 2019 елдан 2023 елга кадәр, республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 172 миллиард сум сарыф ителде, шул исәптән 116,7 миллиард сум – федераль бюджеттан. Бу акчаларга мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр, поликлиникалар төзелде, юллар ремонтланды, кешеләрне авария хәлендәге тораклардан күчерделәр, шәһәр һәм авылларда җәмәгать урыннары төзекләндерелде.
Мәсәлән, узган ел Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча чараларга 7,4 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде. Проект ярдәмендә тармакның матди-техник базасы ныгый. Мәсәлән, балалар онкогематологиясенең заманча үзәге һәм берничә поликлиника сафка кертелде. 4300 берәмлектән артык медицина җиһазы һәм 185 санитар автомобиль сатып алынды. 80нән артык заманча фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылды.
Гомумән, соңгы биш елда республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрен заманча үзгәртеп коруга беренчел игътибар бирелә. Узган ел ахырында, мәсәлән, Дуван районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында республика муниципалитетларында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән яңа медицина учреждениеләре эшенә старт бирде. Атап әйткәндә, Баймакта сменага 300 кешене кабул итүгә исәпләнгән балалар поликлиникасы, Балакатай районының Ургала авылында табиб амбулаториясе, шулай ук, Мәчетле районы үзәгендә ашыгыч ярдәм станциясе булган хастаханә, Мәсәгуть авылында яңа балалар поликлиникасы ишекләрен ачты. Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шушы мөһим вакыйга уңаеннан видеосәламләү юллады һәм республика халкын заманча медицина учреждениеләре ачылу белән тәбрик итте.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында да Башкортстанда күләмле эшләр башкарыла. Юлларны яхшырту максатын куйган гомумдәүләт проекты юлларны яңарту белән беррәттән хәрәкәт итүдә цивилизацияле тәртип урнаштыруны да, юлчыларны заманча хезмәтләндерүне дә күздә тоткан комплекслы чараларны үз эченә ала. Гомумдәүләт проекты гамәлгә куелганнан соң Башкортстанда барлыгы меңнәрчә чакрым төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юллары норматив хәлгә китерелде. Моңа 34,8 миллиард сум акча юнәлтелде, шул исәптән федераль бюджеттан – 18 миллиард сум.
Күләмле эшләр Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Благовещен, Чишмә, Иглин районнарында һәм Уфа шәһәрендә, Уфа агломерациясендә, шулай ук, Ишембай, Стәрлетамак районнарында һәм Стәрлетамак агломерациясендәге Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә башкарылды.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас