+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 август 2024, 06:22

Баймак эшкуарлары белән көчле!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә кертелгән “Эшкуарлык сәгате” районда нәтиҗәле эшли.

Баймак эшкуарлары белән көчле!Баймак эшкуарлары белән көчле!
Баймак эшкуарлары белән көчле!
Бүген Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары югары темплар белән үсеш алган. Әлбәттә, биредә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан гамәлгә кертелгән “Эшкуарлык сәгате” утырышы зур урын алып тора. Шунысы мөһим, бу киңәшмәләр һәр районда үткәрелә. Шул ук вакытта республика җитәкчесе башлангычы белән һәр районда бизнес-шерифлар барлыкка килде. Әлбәттә, бу гамәлләрнең нәтиҗәсе озак көттермәде.

Баймак районын алсак, кече субъектларны үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында район эшкуарларына түбәндәге күләмдә субсидияләр бирелгән:

2019 ел – 3 ммиллион сум (7 эшкуарга);
2020 ел – 12 миллион 751,3 мең сум (24 эшкуарга);
2021 ел – 9 миллион 044,43 мең сум (23 эшкуарга);
2022 ел – 4 миллион 988,63 мең сум (18 эшкуарга);
2023 ел – 4 миллион 584,1 мең сум (9 эшкуарга).

Гомумән алганда, арытаба кече субъектларны үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарларга субсидияләр бирүнең планлаштырылган суммасы – 5,3 миллион сум.

Баймак районыннан шундый эшкуарларның берсе Илназ Хәмитов ит һәм сөт юнәлешендәге атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Элек ул әтисе белән авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, ә хәзер үз предприятиесенә җитәкчелек итә.

– Мин авылда туып, бөтен гомеремне шушында үткәрдем. Әтиемнең шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар, мин аңа кечкенәдән үк булыштым, – дип искә ала Илназ.

Узган ел эш башлаучы малтабар үз эшен үстерүгә 4,9 миллион сумнан артык “Агростартап” гранты алган.

– Бер танышым “Агростартап” гранты алу тәҗрибәсе турында сөйләде, мин дә сынап карарга булдым. Әлбәттә, ел буе әзерләндем, грамоталы бизнес-план төзергә кирәк иде. Район хакимияте хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә, алар зур ярдәм күрсәтте, – ди фермер.

Грант акчасына Илназ атлар, трактор, саву аппараты һәм электр көтүчесе сатып алган. Кирәкле җиһазларның бер өлешен фермер шулай ук арендага алган. Эшкуар терлек азыгы өчен солы үстерә. Фермада ике кеше эшли.

Быел бияләр колынлаган, хәзер Илназ урындагы базарда продукция, сату каналларын киңәйтергә планлаштыра. Бия сөтен эшкәртүгә тапшырырга ниятли.
Илназ Хәмитов үз бизнесын алга таба үстерергә планлаштыра.

– Хуҗалыкта бүгенге көндә 33 баш ат бар. Терлекләр санын һәм җитештерү күләмнәрен арттырырга уйлыйбыз, – ди эшкуар.

Гомумән алганда, “Агростартап” программасы “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси малтабарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул яшь фермерларга ярдәм итүгә һәм аларны алга таба үстерү максатында авыл хуҗалыгына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Агымдагы елда “Агростартап” грантларына конкурста 36 эш башлаучы малтабар җиңгән. Әлеге юнәлеш буенча дәүләт ярдәменең гомум күләме 149 миллион сум тәшкил итәчәк, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 тапкыр күбрәк.

Ример НАСРЕТДИНОВ.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас