+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 август 2024, 14:10

Креатив индустрияләр нәрсә ул?

Республика Хөкүмәтендә Башкортстанда креатив (иҗади) индустрияләрне үстерүнең төбәк стандартын кертү кысаларындагы эш форматы һәм төп бурычлар турында төбәк эксперт төркеменең беренче утырышында фикер алыштылар.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләгәнчә, төбәк агымдагы елдан бу юнәлештә актив эшли башлаган, шулай ук яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) белән килешү төзегән.

- Агентлык тарафыннан креатив индустрияләрне үстерүнең төбәк стандарты эшләнде, аны гамәлгә ашыруга республика кушылды. Без стандартны нәтиҗәле кертүнең бердәм эш белән бәйле булуын аңлыйбыз. Русия Дәүләт думасы тарафыннан икенче һәм өченче укылышта Русиядә креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында Федераль закон кабул ителде. Канунның безнең очрашу алдыннан кабул ителүе символик, бу - республикада креатив индустрияләрне үстерү буенча эшебезне башлау өчен яхшы билге, – диде Рөстәм Моратов.

Утырышта катнашучылар финанс ярдәме, кадрлар үсеше, проектларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әйтте, шулай ук төбәктә креатив индустрияләрне кертү өчен оештыру чаралары тәкъдим иттеләр.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас