+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 август 2024, 06:06

Малтабарлар – бездә сезнең өчен иң яхшы шартлар!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан билгеләнгән бизнеска ярдәм чаралары Хәйбулла районында да яхшы нәтиҗә бирә.

Малтабарлар – бездә сезнең өчен иң яхшы шартлар!Малтабарлар – бездә сезнең өчен иң яхшы шартлар!
Малтабарлар – бездә сезнең өчен иң яхшы шартлар!
Бүген Башкортстанда эшкуарлар саны артканнан-арта бара. Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко хәбәр итүенчә, кече һәм урта малтабарлык субъектларының бердәм реестры нигезендә республикада 132,3 меңнән артык кече бизнес вәкиле эшли. Бер елда үсеш 5 процент тәшкил итте, бу уртача Русия күрсәткеченнән югарырак. Әлбәттә, монда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кабул ителгән ярдәм чараларын билгеләп үтү зарур. Алар соңгы биш ел эчендә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте һәм республикада бизнесны яңа дәрәҗәгә күтәрде.  

– Республикада шәхси башлангычЛАР актив эшләп китсен, эшкуарлар өчен иң яхшы шартлар тудырылсын өчен барысын да эшләячәкмен. Ләкин шуны ассызыклыйм – бу намуслылар, кешеләрне, дәүләтне алдамаучылар өчен. Табигатебезгә сакчыл карап, хакимиятне коррупция схемаларына кертергә омтылмыйча эшләүче эшкуарларга юл һәрвакыт ачык, – диде Радий Хәбиров.

Республиканың төрле төбәкләрендә малтабарлар үзләренә “яшел ут” ачылуын тоя. Хәйбулла районында Радий Хәбиров тарафыннан гамәлгә кер­телгән “Эшкуарлык сәгате” киңәшмәсе нәтиҗәлелеген күрсәткән. Район эшкуары Урал Закиров үзенең фермер хуҗалыгын 2008 елда ук ачкан. Бүген аның 4 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре, 220 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән фермасы, заманча авыл хуҗалыгы техникасы паркы, ашлык чистарту комплексы, пекарнясы, ашханәсе бар. Ә продукцияне предприятие республиканың төрле районнарында һәм шәһәр­ләрендә сата.

Фермер хуҗалыгында 6 кеше эшли. Торакка мохтаҗлар тулай торак белән тәэмин ителгән. Урал Закиров “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” республика программасы кысаларында грант ярдәме алган. Ул акчаларга “JM-200” тракторы һәм 23 баш мөгезле эре терлек сатып алган.

– Грант ярдәмендә бизнесны алга таба үстерергә уйлыйм. Яңа техника безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача. Грант проектын эшләүдә район хакимияте белгечләре зур ярдәм күрсәтте. Аларга, эшкуарларга шундый ярдәм булдырган республика җитәкчеле­генә зур рәхмәтлемен, – ди эшкуар.

Эшкуарның планнарында – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм туризм тармагына грант ярдәме күрсәтү конкурсларында катнашу, җитештерүне киңәйтү һәм яңа юнәлешләрне үзләштерү. Шуларның берсе – авыл туризмы.

“Эшкуарлык сәгате”ендә район хакимияте Урал Закировка бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен эшкуарлыкны үстерү муниципаль программасында катнашырга тәкъдим иткән. Документлар белән ярдәм итәргә дә вәгъдә биргән.

Гомумән алганда, республикада эшкуарлыкка ярдәм итү һәм тармакны үстерү буенча эш актив алып барыла. Агымдагы елда бу максатларга 1 миллиард сум каралган, шуның 445 миллион сумнан артыгы – гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга.

Башкортстанда ярдәм чаралары арасында – социаль эшкуарларга грантлар бирү, бизнесны үстерүнең муниципаль программаларын уртак финанслау, эшкуарлыкны үстерүнең төбәк институтларына финанс ярдәме күрсәтү. Республиканың 13 шәһәрендә һәм районында “Минем бизнес” үзәге офислары эшли, алар 5 меңнән артык хезмәт күрсәткән. Бизнес-шерифлар тарафыннан атна саен “Эшкуарлык сәгате” уздыру дәвам итә.

Эшнең мөһим юнәлеше булып шулай ук эшкуарлыкны яклау һәм үстерү инфраструктурасының яңа объектларын булдыру тора. Әйтик, Урал аръягында 2025 елның маена гомум мәйданы 4,8 мең квадрат метр булган эшкуарлык йорты ачылачак. Ул бизнес өчен файдалы төрле киңлекләрне берләштерәчәк.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас