Мәгълүм булуынча, “Инвестиция сәгате” киңәшмәсе 5 ел элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә кертелде. Бу форматтагы киңәшмәләр инвесторлар белән үзара хезмәттәшлек һәм идарә итү карарларын тиз кабул итүдә нәтиҗәле инструментка әверелде.
– “Инвестиция сәгате” ул – ярдәм инструменты, бизнес белән хакимият арасында ышанычлы күпер. Бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлек итүче һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу бик катлаулы, җентекле эш, әмма төбәк икътисады үсеше өчен ул зур әһәмияткә ия, – диде Радий Хәбиров шундый форматта узган утырышларның берсендә.
“Инвестиция сәгате” – ул уникаль системалы эш, аны гамәлгә кертү инвестицияләрне тизләтү мөмкинлеге бирә. Бу утырышларда республиканың хакимият органнары, урындагы һәм Башкортстанда эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итүче башка оешмалар вәкилләре катнаша. Бизнес вәкилләре турыдан-туры Радий Хәбировка һәм Хөкүмәткә мөрәҗәгать итә алалар.
Республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуын күрсәткәч, арытаба “Инвестиция сәгать”ләре Радий Хәбиров кушуы буенча республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кертелде.
– Без икътисадыбызга инвестицияләр җәлеп итү буенча амбициоз бурычлар куябыз. Базаның даими үсүен истә тотып, күрсәткечләрне елдан-ел арттыру катлаулырак булачак. Әмма бездә башка вариант юк. Шуңа күрә инвестицияләр җәлеп итү һәр муниципалитет башлыгының төп бурычы булырга тиеш, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Инвестиция комитетының “Инвестиция сәгате” форматындагы утырышлары кысаларында 5 ел эчендә инвестицияләрнең гомум күләме 11012,8 миллиард сум тәшкил иткән һәм 81323 яңа эш урыны булдырылган 553 инвестиция проекты каралган.
Агымдагы елның 1 гыйнварына Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә 836,8 миллиард сум инвестицияләр һәм 34,8 мең яңа эш урыны булдырылачак 340 инвестиция проекты кертелгән. 5 ел эчендә бу проектларны гамәлгә ашыру кысаларында инвесторлар тарафыннан 201,6 миллиард сум акча кертелгән һәм 6748 яңа эш урыны булдырылган.
Дәүләт ярдәме чараларына килгәндә, инвесторларга салым ташламалары, инженерлык инфраструктурасын төзү чыгымнарын каплауга субсидияләр, агросәнәгать комплексы объектларын модернизацияләүгә һәм җиһазлар сатып алуга субсидияләр каралган. 5 ел эчендә өстенлекле инвестиция проектлары инициаторларына 21,1 миллиард сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән, шул исәптән салым ташламалары – 18,8 миллиард сум, инвестиция салымы – 0,8 миллиард сум, инженерлык инфраструктурасын төзүгә чыгымнарны каплауга субсидияләр – 0,9 миллиард сум, җиһазлар сатып алуга – 0,2 миллиард сум, агросәнәгать комплексы объектларын модернизацияләүгә – 0,35 миллиард сум.
2021-23 елларда гамәлгә ашырылган эре проектлар арасында “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятенең “Каталитик крекинг комплексы” проекты (инвестицияләр күләме 41,8 миллиард сум), Әбҗәлил районында “Цемикс” җәмгыятенең коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводын төзүнең беренче этабы (5,5 миллиард сум) – “ПОЛИЭФ” җәмгыятенең инвестиция проекты (4,4 миллиард сум), “Салаватстекло” җәмгыятенең табаклы пыяла җитештерү объектларын реконструкцияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру” проекты (3,7 миллиард сум), “Фармленд” җәмгыятенең “Фармленд – Терминал1” Логистик комплексын төзү” проекты (1,2 миллиард сум), “АМКОДОР-Агыйдел” җәмгыятенең “Ашлык эшкәртү җайланмалары җитештерү” проекты (1,1 миллиард сум), “Урал ит компаниясе” җәмгыятенең “Башкортстан Республикасы территориясендә елына тере авырлыкта гомум куәте 15 мең тонна дуңгыз ите җитештереләчәк заманча дуңгыз комплексы төзү” проекты (3,3 миллиард сум), “Северная Нива Башкирия” җәмгыятенең 2800 баш сыерга исәпләнгән “Семено-Макарово” мөгезле эре терлекчелек комплексын төзү һәм 3200 башка исәпләнгән мөгезле эре терлекләр үстерү мәйданчыклары төзү” проекты (3,2 миллиард сум), “УРОЖАЙ” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең “Махсус үсемлекчелекне үстерү” проекты (3,9 миллиард сум).
Шулай ук, 2023 елдан Башкортстан Башлыгы кушуы буенча республиканың өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы инвесторларга дәүләт ярдәме күрсәтү процедурасы гадиләштерелде. Инвестор тарафыннан бирелә торган документлар саны 6 тапкыр кыскартылды (элек пакет 18 документтан тора иде, хәзер – 3, преференцияләр һәм җир кишәрлекләре бирү турында карарлар кабул итү вакыты ике тапкыр кыскартылды.
Җир кишәрлекләрен сатулар үткәрмичә генә арендага бирү процедурасы да шактый гадиләштерелде.
Һәр преференция һәм инвестор белән йөкләмәләр буенча үзара килешүләрнең киң спектры инвестор белән имзалана торган бердәм документка – “Инвестицияләрне яклау һәм кызыксындыру турында килешү”гә берләштерелде.
Шунысы мөһим, республикага килгән инвесторлар Хөкүмәттән күрсәтелгән ярдәмнән канәгать. Мәсәлән, “Дельта” тегү предприятиесе директоры Светлана Кузьмина Бишбүләк районында сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре өчен шәхси саклану чаралары җитештерү производствосын булдыру проектын гамәлгә ашыра.
– Башкортстан территориясендә берничә тегү производствосы бар инде. Яңа мәйданчыкны төзүгә 35 миллион сум акча кертәбез, – диде Светлана Кузьмина. – Персоналны укыту өчен вакытлыча тегү участогын эшләтеп җибәргән бинаны арендаладык. Анда инде 37 кеше эшли. Шунысы мөһим, ярдәм чарасы буларак, проект салым ташламалары белән өстенлекле статус алды. Моннан тыш, муниципалитет хакимияте җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтте.
Гомумән алганда, “Инвестиция сәгате” – Башкортстанның инвестицион сәясәтендә мөһим инструмент булып тора. Инвестицион совет утырышларының бу форматы Русиядә иң яхшы практикаларның берсе дип танылды. Ул республикага икътисад үсешенә кертелүче инвестицияләр күләме буенча алдынгы төбәкләр исәбенә чыгарга мөмкинлек бирә.