+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 август 2024, 13:03

«Уфа» индустриаль паркында квадроцикллар җитештерелә

Бүген Уфа районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уфа» индустриаль паркында булды, биредә ул «РБ Моторс» компаниясе производствосы белән танышты.

«Уфа» индустриаль паркында квадроцикллар җитештерелә«Уфа» индустриаль паркында квадроцикллар җитештерелә
«Уфа» индустриаль паркында квадроцикллар җитештерелә

Бренд хуҗасы Андрей Островский сөйләгәнчә, кар чистарту машиналары өчен барлык төп агрегатларны Уфа мәйданчыгында җитештерәләр. Монда хәтта түбән басымлы тәгәрмәчләр дә җитештерелә. Предприятиедә үз инженер-конструкторлык цехы бар, анда квадроцикллар модельләре эшлиләр. Хәзер белгечләр чираттагы модельне әзерләү белән мәшгуль.

Республика җитәкчесе техниканы җитештерүнең технологик процессы белән танышты һәм әзер продукцияне карады. Компания вәкилләре сөйләвенчә, квадроцикллар авыр юлсызлыкка исәпләнгән һәм судан йөзеп үтәргә сәләтле.

Башкортстан Башлыгы махсус билгеләнгән территория буенча җитештерелә торган техниканың мөмкинлекләрен бәяләде һәм төбәктә бизнес өчен әзер сәнәгать мәйданчыклары булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

– Республиканың бурычы - зур булмаган иҗади командалар өчен уңайлы шартлар тудыру. Шул максаттан Башкортстанда индустриаль һәм технопаркларны үстерәбез, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас