+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 август 2024, 14:00

Башкортстан делегациясе технологик үсеш форумында катнаша

Башкортстан делегациясе Хөкүмәт вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев җитәкчелегендә «Технопром-2024» XI Халыкара технологик үсеш форумында катнаша. Ул 27 августтан 30 августка кадәр Новосибирскида уза.

Башкортстан делегациясе технологик үсеш форумында катнашаБашкортстан делегациясе технологик үсеш форумында катнаша
Башкортстан делегациясе технологик үсеш форумында катнаша
Республика делегациясе составына хакимият органнары, югары уку йортлары, фәнни оешмалар, төбәкне үстерү институтлары вәкилләре һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре керде.

Башкортстан стендында республиканың алдынгы югары уку йортларының, фәнни оешмаларның һәм инновацион компанияләрнең төбәкне фәнни-технологик үстерү дәүләт программасында чагылдырылган соңгы эшләнмәләре һәм тәҗрибә үрнәкләре урнаштырылды.

- Безнең стендта тәкъдим ителгән эшләнмәләр химия өлкәсендә фәнни-технологик үсеш дәүләт программасы нигезенә керде. Болар - изопрен каучуклар, медицинада - сөяк дефектларын алмаштыру өчен биокерамик имплантлар, «Киләчәк моторлары» программасы кысаларында - самолет яисә мультиротор тибындагы авыр пилотсыз очу аппаратларында кулланыла торган электр двигательләре, – дип сөйләде Александр Шельдяев.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас