+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 август 2024, 04:35

Сәнәгать – икътисадның тарту көче

Нәкъ менә шуңа күрә әлеге өлкә Башкортстан җитәкчелегенең даими игътибары үзәгендә. Башкортстанда быел алты айда алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары 400 яңа эш урыны булдырган. Шулай ук, алар төбәк икътисадына 1 миллиард сумнан артык акча керткән. Преференция режимы гамәлдә булган вакыт эчендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары якынча 11 миллиард сум инвестиция салган һәм алты меңнән артык яңа эш урыны булдырылган. Монотерриторияләрдә хезмәт хакы һәм товар җитештерү күләме арткан.

Сәнәгать – икътисадның тарту көчеСәнәгать – икътисадның тарту көче
Сәнәгать – икътисадның тарту көче
Башкортстанда Бәләбәй, Күмертау, Благовещен, Нефтекама һәм Белоретта биш алгарышлы үсеш территориясе бар. Биредә нефть һәм газ җиһазлары, тимер-бетон субайлары һәм күперләр төзү өчен балкалар, җылылык һәм тавыш изоляциясе, шулай ук азык-төлек, көнкүреш химиясе, медицина әйберләре, спорт инвентарьлары, кием тегү, уенчыклар җитештерү буенча проектлар гамәлгә ашырыла.

Республика алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының инвестор портфеле якынча 47 миллиард сум тәшкил итә, 12 меңгә якын эш урыны булдырылачак. Бу елның беренче яртысында резидентлар реестрына гомум инвестицияләр күләме 400 миллион сумга якын булган 8 Башкортстан компаниясе кергән һәм 200 эш урыны булдырылган.

Алгарышлы үсеш территорияләре резидент-предприятиеләре өчен табышка салым ташламалары, файдалы казылмалар чыгаруга салым кулланганда киметелгән коэффициент гамәлдә. Инвес­торлар милек һәм җир салымы түләүдән азат ителгән. Дәүләт һәм муниципаль милекне арендалау буенча түбән коэффициент гамәлгә куелган. Моннан тыш, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы резидентлар өчен салым ставкалары киметелгән һәм аларга сатуларсыз җир кишәрлекләре бирелә.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров берничә тапкыр ассызыклаганча, инвесторлар белән даими эшләргә кирәк.

“Бизнесменнар – бик эшлекле кешеләр, аларга дәүләт бюрократиясе комачаулый. Шуңа күрә республикада бюрократик киртәләрне киметү эшен башлап җибәрдек, – диде Радий Хәбиров, Петербург икътисади форумы нәтиҗәләрен шәрехләп. – Шул ук вакытта үз хисабына карар кабул итүче бизнеска бик рәхмәтлебез. Ул үз милкен, үз статусын куркыныч астына куя. Эшкуарларның Башкортстанга инвес­тиция кертү турында карар кабул итүе – безнең идарә командасына җитди ышаныч күрсәтүнең бер чагылышы ул”.

Ышаныч һәм преференция – инвестпроцессның төп ике өлеше. Бу бигрәк тә алгарышлы үсеш территорияләре өчен актуаль.

Сәнәгать – ул фундамент, нигез, аннан башка икътисад үсеше мөмкин түгел. Җитештерү – яңа товарлар, эш урыннары, фән һәм технологияләр үсеше ул. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге өлкә Башкортстан Башлыгы идарә командасының игътибар үзәгендә тора.

“Сәнәгать җитештерүе һәм икътисад үсеше – республика Хөкүмәте эшчәнлегендә өстенлекле бурыч. Алар юк икән, димәк, салымнар, социаль үсеш һәм башкасы да булмаячак. Шуңа күрә сәнәгать үсеше белән бәйле бөтен нәрсә турыдан-туры минем шәхси игътибарым даирәсендә”, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров, 2020 елның февралендә XIX Русия сәнәгать форумындагы чыгышында.

Соңгы 5 елда Башкортстанда сәнәгать җитештерүенең ышанычлы үсешенә ирешелде. 2018 елда аның үсеш дәрәҗәсе аннан алдагы елга карата 101,1 процент тәшкил итте, ә 2023 ел нәтиҗәләре буенча инде 106,5 процент булды (2022 ел күрсәткеченә карата). Бу динамика, 2022 елдан безнең илнең көчле санкцион басым астында булуын исәпкә алганда, тагын да тәэсирлерәк күренә.

Агымдагы елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елның шул ук чорындагыга карата 5,9 процентка арткан (Русиядә – 4,4 процентка). Соңгы дүрт ел дәвамында республика сәнәгать сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы лидерлары исәбендә, өстәвенә, быел июль башында республика, беренче урынны яулап, лидерлар өчлеген җитәкләде.

Сәнәгатьне үстерү мәсьәләләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шәхси контролендә тора, ул алар һәм үсеш планнары турында предприятиеләр җитәкчеләре белән турыдан-туры фикер алыша. Башкортстанда тематик сәгатьләр үткәрү практикасы барлыкка килде. Моның белән Радий Хәбиров белән эшлекле очрашуы вакытында Русия Президенты Владимир Путин да кызыксынды. Башкортстан Башлыгы, “Инвестсәгать” кебек тематик киңәшмәләр республика территориясендә яңа проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итә, дип сөйләде. Моннан тыш, “Сәнәгать сәгате” һәм “Транспорт сәгате” үткәрелә, һәм республика дәрәҗәсендә генә түгел, муниципалитетларда да. Аларда сүз яңа производстволар булдыру, төп тармакларны үстерүгә импульс бирергә сәләтле проектларны тормышка ашыру турында бара.

2020 елның ноябрендә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәләрнең берсендә Радий Хәбиров республикада сәнәгать патриотизмын формалаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу төшенчә төбәктә сәнәгать җитештерүен үстерүгә ярдәм итә торган тулы бер инструментлар һәм чаралар комплексын үз эченә ала: республика территориясендә преференция зоналары (махсус икътисади зона, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе) булдыру, предприятиеләр арасында элемтәләрне үстерү, кластерлар булдыру. Бирегә республика өчен әһәмиятле предприятиеләргә ярдәм итү һәм аларны савыктыру чараларын да кертергә мөмкин. Ярдәм чаралары нәтиҗәсендә Башкортстанда мөһим производстволар саклап калынды һәм аларны алга таба үстерүгә этәргеч бирелде. Шуларның кайберләрен генә атап үтик: Күмертау авиация җитештерү предприятиесе, Стәрлетамакның “Красный пролетарий” җәмгыяте, Бәләбәйнең “БелЗАН” предприятиесе һәм башкалар. Кайчандыр алар катлаулы хәлдә иде, ә бүген уңышлы эшли, кирәкле продукция җитештерә, яңа эш урыннары
булдыра.

Икътисад фәннәре докторы, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Икътисад, идарә һәм бизнес институты директоры вазыйфасын башкаручы Константин Гришин БСТ каналында Башкортстанның санкцион басым, коронавирус пандемиясе һәм махсус хәрби операция шартларында ышанычлы үсеш темпларын саклап калуы һәм үстерүе турында сөйләде.

“Узган биш елда безнең икътисад шактый зур сынауларга дучар булды. Коронавирус пандемиясе, аннары махсус операция игълан ителде һәм халык­ара чикләүләр берничә тапкыр кырысланды. Мондый хәл-шартлар дәүләт үсешен катлауландырды, әмма Башкортстанның идарә итү командасы, миңа калса, бөтен акцентларны дөрес билгеләде һәм алар нәкъ менә республикабызның инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерүгә юнәлтелде.

Башкортстан территориясендә махсус икътисади зоналар булдыру зур әһәмияткә ия. 2020 елда “Алга” махсус икътисади зонасын ачу турында дөрес карар кабул ителде, чөнк
и бу инструментны пространстволы үсеш технологиясе буларак карарга кирәк. Озак вакытка исәпләнгән бу проект шактый җитди перспективага ия.

Гомумән, Башкортстан сәнәгате яңа шартларга җайлаша алды. Күрсәткечләр һәм рейтинглар шуны күрсәтә: республика җитәкчелеге элек куелган максатларга иреште һәм барлык мөмкинлекләрдән файдаланды”, – диде Константин Гришин.

Башкортстанда сәнәгать үсеше драйверларының берсе – “Алга” махсус икътисади зонасы. Агымдагы елның июленә булган мәгълүматларга караганда, биредә 22 резидент теркәлгән, игълан ителгән инвестицияләрнең гомум күләме 64,9 миллиард сум тәшкил итә, 2961 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Оештырылганнан бирле “Алга” махсус икътисади зонасы инфраструктурасына гомум капитал салулар күләме 4,6 миллиард сум тәшкил итте. Шушы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча резидентлар тарафыннан 6,85 миллиард сум кертелгән һәм 963 эш урыны булдырылган. “Алга” зонасының тулылану күрсәткече 2020 елдагы 18,3 проценттан 2024 елның июленә 58,42 процентка кадәр артты, бу инвесторларның кызыксынучанлыгының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Яңа сәнәгать мәйданчыгын үстерү шәхси инвесторларны җәлеп итәргә, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук резидентлар тарафыннан түләнә торган салымнар исәбенә барлык дәрәҗәдәге бюджетларны өстәмә тулыландыруга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, Башкортстанда 12 индустриаль парк һәм 19 технопарк теркәлгән. Аларда 32,2 мең эш урыны булдырылган, 168 резидент эшли, аларның гомум инвестицияләре күләме 45 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы таләпләренә җавап бирүче технопарклар саны буенча республикабыз илдә 4нче урында.

Башкортстан илнең башка төбәкләре арасында гамәлдәге сәнәгать кластерлары саны буенча да алда бара. Алар – 3 (Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрында –12).

Соңгы 5 елда Башкортстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итү динамикасы уртача Русия темпларын ике тапкыр узып китте. Бу чорда инвестицияләрнең гомум үсеше 52,9 процент тәшкил итте. Үткән елда Башкортстан инвестицияләр рәвешендә 620 миллиард сум җәлеп иткән. Республика шундый бурыч куйды: 2028 елга икътисадка ел саен 1 триллион сумнан да ким булмаган күләмдә инвестицияләр җәлеп итү, моңа ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

“Бүген инвесторлар нәкъ менә Башкортстанга күбрәк акча сала. Яңа предприятиеләр, заманча эш урыннары барлыкка килә, хезмәт хакы арта. Бу, шулай ук, мөһим социаль йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирә. Без торак, юллар, күперләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, спорт үзәкләре төзибез. Болар барысы да, һичшиксез, безнең кешеләргә, балаларыбызга кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Инвестицияләр үсешенә республикада инвесторлар өчен булдырылган уникаль шартлар булышлык итә, аерым алганда, 2023 елның 1 июленнән эшли башлаган инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү программасын гамәлгә кертү бу юнәлештә мөһим адым булды.

Башкортстанның сәнәгать өлкәсендә генә дә 2035 елга кадәр гамәлгә ашыру планы белән 500 миллиард сумлык инвестиция проектлары портфеле формалаштырылган. Республиканың Инвестиция комитеты утырышларында быел сәнәгать линиясе буенча “Инвестицион сәгать” форматында республиканың өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән 15 проект каралды. Гомум инвестицияләр күләме 31,4 миллиард сум тәшкил итә. Агымдагы елда төрле юнәлешләр буенча 15 инвестпроект гамәлгә ашырыла.

Республика предприятиеләренә Башкортстанның Сәнәгать үсеше фонды актив ярдәм күрсәтә. 2017 елдан Фонд инвестицияләр күләме 55,2 миллиард сум булган 177 проектны хуплады. Узган елда Фонд гомум инвестицияләр күләме 12,2 миллиард сум булган 44 проектны хуплады. Пилотсыз авиация системалары өлкәсендәге ике предприятиегә 205,8 миллион сум күләмендә 3 грант бирелде. Агымдагы елның беренче яртысында Фонд тарафыннан 10 проект финансланган, инвестицияләрнең гомум суммасы 1,38 миллиард сум тәшкил итә. Тагын өстенлекле 5 проект карау стадиясендә.

Быел Башкортстанда сәнәгатькә ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга 3 миллиард сумнан артык акча каралган, шул исәптән федераль бюджеттан 852,6 миллион сум.

Былтыр Башкортстан Русиядә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алды. Аның нәтиҗәләрен Екатеринбургта “Иннопром-2024” Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә игълан иттеләр. Икенче позициядә – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, ә өченче урында – Краснодар крае.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстан 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелегенең Русия рейтингын җитәкләде. Ә 2022 елда тармакны үстерү нәтиҗәләре буенча рейтингта өченче урында булды.

Әлеге рейтинг Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә республика сәнәгатен үстерү буенча күрелүче чараларның югары нәтиҗәлелеген раслый.

Шушы көннәрдә Башкортстанга эш сәфәре белән килгән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров журналистлар белән аралашканда республиканың социаль-икътисади өлкәдәге казанышларын билгеләп үтте. Бу хакта күп күрсәткечләр, шул исәптән инвестицияләрнең үсеш темплары, яңа инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, сәнәгать предприятиеләрен ачу, оборона-сәнәгать комплексы­ның өзлексез эше сөйли, диде ул.

“Тулаем алганда, шуны билгеләп үтәсем килә: барлык өлкәләрдәге проектлар элеккечә нәтиҗәле үсештә. Инвестиция җәлеп итү темплары 2024 елның беренче яртысында яхшы дәрәҗәдә. Күреп торабыз, чыннан да, республика үсеше алга бара”, – диде Игорь Комаров.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас