+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 сентябрь 2024, 08:25

Башкортстан – ышанычлы партнер!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан булдырылган “Инвестиция сәгате” киңәшмәсе ярдәмендә республикада яңа эш урыннары барлыкка килә

Башкортстан – ышанычлы партнер!Башкортстан – ышанычлы партнер!
Башкортстан – ышанычлы партнер!

“Инвестиция сәгате” киңәшмәсе  – ул уникаль системалы корал, аны гамәлгә кертү инвестпроектларны гамәлгә ашыруны тизләтергә, югары вазыйфалы заттан гарантияләр алырга һәм ведомствоара характердагы катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Нәкъ 5 ел элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шундый киңәшмәләрне гамәлгә кертте һәм шул вакыттан башлап республикага инвестицияләрне яңа дәрәҗәгә күтәрде.

Бүген “Инвестиция сәгате” утырышлары составына республиканың хакимият органнары, урындагы  үзидарә һәм Башкортстанда эшкуарлыкны  үстерүгә ярдәм итүче башка оешмалар вәкилләре керә. Шулай итеп бизнес вәкилләре, бюрократик процедураларны читләтеп, Радий Хәбировка һәм Хөкүмәт әгъзаларына турыга мөрәҗәгать итә ала.

– Без икътисадыбызга инвестицияләр җәлеп итү буенча амбициоз бурычны үз өстебезгә алдык. Базаның даими үсүен исәпкә алып, күрсәткечләрне елдан-ел арттыру катлаулырак булачак. Әмма бездә башка вариант юк. Шуңа күрә инвестицияләр җәлеп итү һәр муниципалитет башлыгының төп бурычы булырга тиеш, – диде Радий Хәбиров.

Шулай итеп, бүген һәр район яңа инвестицияләр җәлеп итү буенча киң колачлы эш алып бара. Радий Хәбиров кушуы буенча районнарда бизнес-шерифлар булдырылды. Аларның бурычы – эшкуарларга ярдәм күрсәтү, яңа инвесторлар җәлеп итү.

Бу эш Октябрьский шәһәрендә яхшы итеп оештырылган. Күптән түгел «Кубометр» компаниясе директоры Руслан Ишморатов  шәһәрдә прессланган эшләнмәләр җитештерү заводын төзү проектын тәкъдим итте. Сүз юл-төзелеш тармагы өчен тротуар плиткасы, бордюр һәм башка продукция әзерләү турында бара. Проектка ярдәм чаралары сыйфатында салым ташламалары бирү белән өстенлекле статус бирелде. Октябрьский шәһәре хакимияте, шулай ук, җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә дә ярдәм итәчәк.

Шулай итеп инвестор, Башкортстанның Үсеш корпорациясе ярдәмендә җир кишәрлеге алып, проект-эзләнү эшләренә кереште. Заводны төзүгә инвестицияләрнең гомум күләме – 300 миллион  сум. Производствоны эшләтеп җибәргәннән соң анда 50ләп кеше эшләячәк.

Бу эш Мишкә районында да яхшы дәрәҗәдә алып барыла. "Агропродукт" компаниясе вәкиле Марат Хәйруллин Мишкә районында күпфункцияле юл буе комплексын төзү проекты турында белдерде. 100 миллион сумлык проект кафе-пекарня, кибет, автосервис пункты һәм автомобильләр өчен парковканы үз эченә ала. Комплекс эшли башлагач, биредә 10 эш урыны барлыкка киләчәк. Проектны ике ел дәвамында гамәлгә ашырырга планлаштыралар.

– Трассаны реконструкцияләүгә бәйле рәвештә, без бу юнәлештә трафик үсешен фаразлыйбыз һәм халыкка юл буе сервисы хезмәтләрен тәкъдим итәргә телибез. Республика җитәкчелегенә проектны хуплаганнары,  ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Марат Хәйруллин.

Гомумән алганда, Башкортстан Инвестиция комитетының “Инвестиция сәгате” форматындагы утырышлары кысаларында 5 ел эчендә инвестицияләрнең гомум күләме 1 1012,8 миллиард сум тәшкил иткән һәм 81 323 яңа эш урыны булдырылган 553 инвестиция проекты каралган.

Агымдагы  елның 1 гыйнварына Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә  836,8 миллиард сум инвестицияләр  һәм 34,8 мең яңа эш урыны булдырылачак 340 инвестиция проекты кертелгән. Биш ел эчендә бу проектларны гамәлгә ашыру кысаларында инвесторлар тарафыннан 201,6 миллиард сум акча кертелгән һәм 6748 яңа эш урыны булдырылган.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас