Узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, төп капиталга кертемнәр үсеше 26,6 процент тәшкил итте. Башкортстан инвестицияләр күләме буенча Русия төбәкләре арасында 15нче урында тора.
Республика җитәкчесе ассызыклаганча, хәзерге шартларда инвестицион күрсәткечләрнең уңай динамикасын саклап калу мөһим.
- Нәтиҗәләребез начар түгел, алар безне шатландыра. Иң мөһиме - темпларны акрынайтмау, алга бару, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Без үзебезгә амбициоз максатлар куйдык. Хәзер, бигрәк тә катлаулы чорда, инвестицияләр үсешен саклап калу чын мәгънәсендә яхшы профессиональ эшчәнлек таләп итә.
Фото: Башкортстан Башлыгы.